Татарстан Республикасының хәзерге Зәй районы территориясендә, Миңлебай тимер юл станциясеннән – 26 км, Чаллы пристаненнан 103 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Акташ районы Кече Шуган авыл советы, 1948 елдан – Яңа Никольский авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт районы Урсалы авыл советы составында.

Халык саны – 77 кеше (1930 ел, руслар), 77 кеше (1939 ел, руслар), 76 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.