Биографиясе

1898 елның 16 августы, Мәскәү – 1954 елның 22 декабре, шунда ук.

Совет тюркология мәктәбенә нигез салучыларның берсе, милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда тюркология фәнен үстерүгә өлеш керткән галим.

Мәскәү университеты тарих-филология факультетының классик һәм славян бүлекләрен (1920 ел), СССР ФАнең Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтының төрек, фарсы һәм гарәп разрядларын тәмамлый (1922 ел). 1925 елдан Ленинград тере көнчыгыш телләре институтында (1929–1938 елларда профессор, 1930 елдан төрек теле кафедрасы мөдире); бер үк вакытта 1926 елдан Ленинград университетында (1930 елдан профессор, 1944–1948 елларда төрки филология кафедрасы мөдире); бер үк вакытта 1926–1932 елларда Көнчыгыш һәм Көнбатыш халыклары әдәбиятын һәм телләрен чагыштырып өйрәнү фәнни-тикшеренү институтында, 1928 елдан Мәскәү университетында (1929 елдан профессор, 1930–1939 еллардада төрки телләр кафедрасы мөдире, 1940–1942 елларда төрки филология кафедрасы мөдире, 1943 елдан филология факультетының шәрекъ бүлеге мөдире); бер үк вакытта 1938–1954 елларда СССР ФАнең Тел белеме институтының төрки телләр бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Н.К.Дмитриев – беренче «Кумык теле грамматикасы» («Грамматика кумыкского языка», М.-Л., 1940 ел) авторы.

Фәндә беренче булып башкорт телен системалы тасвирлый һәм аның теоретик грамматикасын эшли («Башкорт теле грамматикасы» – «Грамматика башкирского языка», М.-Л., 1948 ел).

Төрки һәм славян телләренең үзара бәйләнеше тарихын («Серб-төрек телләре багланышларына караган этюдлар» – «Этюды по сербо-турецкому языковому взаимодействию», ч. 1-4, 1928–1929 еллар), тел тарихының әһәмиятле чыганагы сыйфатында фольклорны өйрәнә. Н.К.Дмитриев башкорт, кумык, Кырым татарлары, төрекмән һәм төрек халык авыз иҗатына аеруча игътибар бирә.

Лингвистик һәм әдәби аңлатмалар белән төрки фольклор текстларын (җырлар, әкиятләр) нәшер итә. Күп еллар татар телен өйрәнә, 1926 елда татар теле диалектлары, аннары мишәрләр сөйләше турында (1928 ел; 1932 ел, француз һәм немец телләрендә) беренче мәкаләләре дөнья күрә.

Татар телен башкорт, чуаш һәм рус телләре белән чагыштырып тикшерә. Бу мәсьәләгә «Рус булмаган мәктәпләрдә рус телен һәм туган телләрне укыту методикасы мәсьәләләре» («Вопросы методики преподавания русского и родного языков в нерусской школе», 1948 ел, автордашы В.М.Чистяков), «Татар мәктәбендә рус һәм туган телләрне укыту методикасы буенча очерклар» («Очерки по методике преподавания русского и родного языков в татарской школе», 1952 ел, автордашлары Н.З.Бакыева, В.М.Чистяков) исемле хезмәтләре багышлана. Д. К.Насыйри иҗатын анализлый һәм аңа югары бәя бирә («Филолог буларак Каюм Насыйри» - «Каюм Насыри как филолог», 1947 ел).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Вопросы изучения хакасского языка и его диалектов. Абакан, 1954 (автордаш);

Строй тюркских языков. М., 1962.

Әдәбият

Н.К.Дмитриев — выдающийся тюрколог и педагог. Казань, 1998;

Шакирова Л.З. Выдающийся тюрколог и педагог // Научный Татарстан. 1998. № 2;

Николай Константинович Дмитриев. М., 2001.

Автор –Л.К.Бәйрәмова