Эчтәлек

?, Казан өязе — 1723  елдан  соң, Мамадыш өязе Симет авылы, хәзер Саба районы.

Ясәвийә суфичылык борадәрлеге тарафдары.

Дагстанда укып кайтканнан соң, туган авылында мәдрәсә ача.

Казан ханлыгы яуланганнан соң, татарлар арасында беренчеләрдән булып, хаҗ сәфәреннән (1697–1998) алган тәэсирләре нигезендә язылган бәянында Мортаза әс-Симети мөселман пәйгамбәрләренең, изгеләренең — әүлия һәм шәехләрнең каберләрен, изге урыннарны тасвирлый.

Иң мөхтәрәм татарлар арасыннан ул төрле суфичылык борадәрлекләрендәге сөнни һәм шигый илаһият галимнәренең, шәехләренең исемнәрен атый. Көндәлек биш вакыт намаз уку тәртибе, мөселман кагыйдәләрен сакламый чалынган корбан итен кулланудан тыю, рус хатын-кызлары белән никахлашуга юл куймау кебек мөселман догматикасына караган күп кенә хезмәтләр авторы.

Әдәбият

Ислам на европейском Востоке. К., 2004.