Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы урамы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Поселок 1678 елдан Починок по речке Поник буларак мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1888 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 184 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 елдан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1932 елда поселокта Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда – берләштерелгән “Маяк” колхозы, 1959 елдан “Коммунист” колхозы (үзәк утары Сеҗе авылында) составына керә. 1995 елдан “Кесмәс” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак барс” агрокомплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге шөгыльләнә.

1943–1980 елларда поселокта башлангыч мәктәп эшли, 1993 елда яңадан ачыла. Клуб бар.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

Р.Р.Бикбаев (1957 елда туган) – җырчы, ТРның атказанган артисты.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда – 8 ир заты;
1859 елда – 101,
1897 елда – 193,
1908 елда – 203,
1920 елда – 227,
1926 елда – 94,
1938 елда – 233,
1949 елда – 222,
1958 елда – 208,
1970 елда – 229,
1979 елда – 143,
1989 елда – 77,
2002 елда – 85,
2010 елда – 69,
2015 елда – 69 кеше (татарлар).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы яны

"Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Пүчинкә-Поник поселогы яны

"Казан арты" тарих-этнография музее