- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Оренбург өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Оренбург өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 2900 кв.км. Үзәге – Шарлык авылы (Оренбургтан 150 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 16814 кеше (2015 ел). Татарлар саны – 3323 кеше.
Алар, тупланып, Яңа Муса (2015 елда – 812 кеше), Сарманай (746), Мостафа (433), Ялчекәй (239), Йөзәй (220), Үрнәк (170), Зирекле (153) Шарлык (2010 елда – 409), Перовка (2002 елда – 189) авылларында яшиләр.
Район территориясенә татарлар 1740 елларда Яңа Мәскәү юлы тирәсендәге җирләрне үзләштерү белән бәйле рәвештә урнаша башлый. 1744 елда Казан губернасының Казан һәм Зөя өязләреннән килүче татарлар – Мостафа, Сарманай, Йөзәй авылларына, XVIII йөзнең икенче яртысында Башкортстаннан күченүче татарлар – Зирекле авылына, 1795 елда Сарманай авылыннан килүчеләр Яңа Муса авылына нигез сала.
XX йөз башында Мостафа авылында ике мәчет (таш мәчет 1911 елда төзелә), ике мәдрәсә, Сарманай һәм Йөзәйдә берәр мәчет һәм мәдрәсә була.
Хәзерге вакытта районда татар үзешчән коллективлары: «Сандугач» (1991 елдан, Ялчекәй авылы), «Сандугач» (2002 елдан, Яңа Муса авылы), «Сандугач» (2003 елдан, Үрнәк поселогы), «Сарман» (2006 елдан) һәм «Алкаен» (2007 елдан, Сарманай авылы), «Чулпан» (2011 елдан, Мостафа авылы), «Яшьлек» (2011 елдан, Йөзәй авылы) вокаль төркемнәре; «Маска» (1994 елдан, Ялчекәй авылы), «Вәсилә» (1999 елдан) һәм «Лира» (2000 елдан, Яңа Муса авылы), «Маска» (2000 елдан, Йөзәй авылы), «Айгөл» (2006 елдан, Сарманай авылы) театр коллективлары; «Шатлык» фольклор ансамбле (2004 елдан, Ялчекәй авылы); «Салават купере» (1992 елдан, Ялчекәй авылы), «Бишбармак» (2000 елдан), «Ләйсән» (2000 елдан) һәм «Солнышко» (2001 елдан, Мостафа авылы), «Буратино» (2000 елдан) һәм «Шатлык» (2001 елдан, Йөзәй), «Йолдыз» (2003 елдан, Үрнәк авылы), «Музыкаль сандык» (2006 елдан), «Ак чәчәк» (2007 елдан), «Изге ай» (2007 елдан) һәм «Сандугач» (2007 елдан, Сарманай авылы) балалар ансамбльләре эшли.
Мостафа, Сарманай һәм Яңа Муса авыллары мәктәпләренең 1–11 сыйныфларында татар теле предмет буларак өйрәнелә.
Мостафа (1994 елдан), Яңа Муса (2000 елдан) һәм Йөзәй (2001 елдан) авылларында мәчетләр эшли.
Шарлык һәм Мостафа авылларына Г.Камал исемендәге Татар академия театры, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры артистлары гастрольләр белән килә; Татарстан язучылары, шагыйрьләре, журналистлары, җырчылары һәм композиторлары белән очрашулар уздырыла.
Районда Советлар Союзы Геройлары Р.Х.Абдершин (Яңа Муса авылы) һәм Н.М.Галиев (Сарманай авылы), актер Х.Г.Әбҗәлилов (Мостафа авылы), рәссам М.М.Мөхәммәтов (Мостафа авылы) туган.
Мостафа – М.Җәлил туган авыл. 1919 елда Җәлил анда «Кызыл чәчәк» балалар оешмасын нигезли. 1976 елда шагыйрь истәлегенә багышлап мемориаль музей ачыла, 2013 елда ул реконструкцияләнә, музейны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнаша.
Әдәбият белгече Р.Ә.Мостафинның тормышы һәм эшчәнлеге Шарлык районы белән бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.