190–230 мм озынлыктагы конуссыман металл трубадан гыйбарәт (нигезенең диаметры 50–60 мм, югары өлешенең 12–14 мм). Агач шүре (кәтүк җебеннән бушаган) эшләпәсенең өске ягына тарттырылган һәм конусның югары өлешенә кертелгән резин яисә туз тасма (өзгеч) тавыш чыганагы булып тора. Уен коралының бармак өчен бер (сирәк кенә ике) тишеме була.

Гадәттә, музикән калайдан эшләнә, көтүчеләр аны көзгә кадәр тавыш сигналы бирү өчен кулланалар. Тавыш чыгару өчен, кәтүкнең башын иреннәр белән кысалар. Һаваны өргәндә, ул, тасма һәм кәтүк эшләпәсе аша үтеп, өзгечне тирбәтә һәм тирбәнеш уен коралы көпшәсенең һава баганасына бирелә.

Музикән — көчле яңгырашлы (тавышы берничә км га ишетелергә мөмкин), кечкенә диапазонлы сигнал бирү коралы. Әмма оста музыкантлар, сигналларны калтыратып, яңгырашны төрле-төрле төсмерләр һәм ритмик комбинацияләр белән тулыландырып, музикәндә шактый гына көйләр дә башкаралар.

Автор — Р.Ф.Халитов