Биографиясе

1915 ел, хәзер Төмән өлкәсенең Исәт районы Югары Йөгәнле авылы – 1944 елның 26 июне, Белоруссия ССРның Витебск өлкәсе Санники авылы.

Төмән педагогика училищесен (1936), Төмән хәрби-пехота училищесен (1941) тәмамлый.

Укытучы булып эшли.

1937–1940 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша. 1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 938 нче укчы полкта (43 нче армиянең 306 нчы укчы дивизиясе) батальон командиры урынбасары. 1 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Балтыйк буе һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 24–26 июнендә Шарипино авылы (Белоруссия ССРның Витебск өлкәсе Бешенковичи районы) янында Көнбатыш Двина елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Батальонның кичүне оста оештыруы аркасында, плацдарм яулап алына, аннан соң дошманның берничә контрһөҗүмен кире кагып, Янтимеровның подразделениесе һөҗүм башлый. Янтимеров сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган авылында мәктәпкә, район үзәгендәге бер урамга Янтимеров исеме бирелә.

Әдәбият      

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин