- РУС
- ТАТ
(археология), Кама елгасының уңъяк ярында Алабуга районы Поспелово авылы янында (элеккеге Кумыс посёлогы үзәгендә) урнашкан
Кумыс комплексы ядкәрләре 1959 елда В.Ф.Генинг, 1968 елда П.Н.Старостин һ.б. тарафыннан тикшерелә.
Таш гасыр торулыгы һәм бронза гасыр каберлекләре керә. Торулыкның культура катламы бик зур җимерелүләргә дучар булган, анда неолит дәвере һәм бронза гасыр артефактлары табыла.
1959 елда бронза гасырның соңгы чорына караган курган өемнәре эзләре калган 12 кабер калдыкларын тикшерү уздырыла. Каберләр янында йомры төпле корбан бирү савытлары чыга.
1968 елда бронза гасырның икенчел кабер эзләре өйрәнелә; посёлок уртасында ачылган XII йөзгә караган болгар каберендә коеп ясалган аел табыла.
Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969;
Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археол. источников. 1980. Вып. 13–14;
Генинг В.Ф., Старостин П.Н. Кумысская стоянка и могильники // Отчёты Нижнекамской археол. экспедиции. М., 1972. Вып. 1.
Автор — П.Н.Старостин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.