Биографиясе

1935 елның 22 октябре, Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылы – 1992 елның 23 октябре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1956).

Чиләбе өлкәсендә укытучы булып эшли (1956–1959).

1962 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Эшчәнлеге

Әрмән графикасындагы кыпчак язма истәлекләрен тикшерә, революциягә кадәрге татар публицистикасы телен өйрәнә.

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (1–3 т., 1977–1981), бер томлы «Татарча-русча сүзлек»не (1988) төзүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре

Г.Камал драмаларының теле. Казан, 1968.