Авылга 1924 елда Урта Кәшер һәм Яңа Имән авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Сарман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1966 елның 3 гыйнварыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Салкын алан” колхозы оештырыла, 1932 елда “Иштирәк” колхозы (Иштирәк авылы) белән берләшеп “Политотдел” колхозына үзгәртелә. 1958 елда “Кызыл Октябрь” колхозы составында, 1962 елда “Родина” колхозына үзгәртелә. 1966 елдан “Авангард” колхозы составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фелдьшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2015 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.Ә.Кәримова (1963 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Әлмәт таңнары” (1999−2002 елларда), “Маяк” (2012−2016 елларда) газеталарының баш мөхәррире.

Халык саны

1926 елда – 325,
1938 елда – 473,
1949 елда – 600,
1958 елда – 486,
1970 елда – 348,
1979 елда – 267,
1989 елда – 110,
2002 елда – 92,
2010 елда – 65,
2015 елда – 56 кеше (татарлар).