Биографиясе

1934 елның 9 марты, Гжатск районы Клушино авылы, хәзерге Смоленск өлкәсе Гагарин районы – 1968 елның 27 марты, Владимир өлкәсе Киржач районы Новоселово авылы янында.

Саратов индустриаль техникумын һәм аэроклубын (1955), 1нче Чкалов хәрби-авиация очучылар училищесын (Оренбург, 1957), Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1968) тәмамлый.

Төньяк флотның авиация частьларында очучы-истребитель булып хезмәт итә. 1960 елда космонавтлар отрядына алына.

1961 елның 12 апрелендә "Восток" космик корабленда Байконур космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр җир орбитасы буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясый.

1961 елның маеннан космонавтлар отряды командиры, 1963 елдан космонавтларны Очу-космик әзерлек буенча әзерләү үзәге башлыгы урынбасары.

1968 елның 27 мартында МиГ-15 самолетында тренировка вакытында фаҗигале төстә һәлак була. Көл салынган урна Мәскәүдә Кызыл мәйданда Кремль стенасында күмелгән.

1967 елның августында Гагарин Казанга Совет һәм япон яшьләре дуслыгы фестиваленә мәртәбәле кунак буларак килә. Ул Спорт сараенда фестиваль ачылышында чыгыш ясый, шулай ук Лаеш районының Боровое Матюшино авылындагы "Идел" халыкара яшьләр лагеренда була, анда балык тота, су чаңгысында шуа һәм яшьләр белән аралаша. Казанда аның килүен күргән кешеләрнең истәлекләре саклана; Гагаринның килүенә бәйле документлар һәм фотографияләр Татарстан Республикасы Дәүләт архивында саклана.

Истәлеге

Казанның бер урамына аның исеме бирелә (элеккеге 11 нче Союз урамы; 1961 елның 15 апрелендә Казан шәһәре Советы башкарма комитеты карары белән үзгәртелә).