Эчтәлек

Балалар һәм яшүсмерләр организмына тышкы мохит тәэсирен өйрәнә, яшәү өчен уңай шартлар булдыруга, балаларның физик һәм акыл ягыннан үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән гигиена таләпләрен һәм нормативларын эшли.

Балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы нигезләре халык медицинасында ук билгеле булган.

Мәктәп гигиенасы, фәнни дисциплина буларак, XX йөз башында барлыкка килә. Россиядә фәнни гигиенага нигез салучы Мәскәү университеты профессоры Ф.Ф.Эрисман тарафыннан класс бүлмәләренә һәм андагы җиһазларга гигиеник таләпләр куела.

Фәнни һәм профилактик эш системасы буларак, балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы үсешенә республикада 1922 елда оештырылган санитар-эпидемиология хезмәте зур өлеш кертә.

1930–1950 елларда СССРда медицина фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә, медицина һәм педагогика югары уку йортларында балалар гигиенасы бүлекләре булдырыла.

1943 елда Казан медицина институтында мәктәп гигиенасы кафедрасы (мөдире А.И.Смирнов) ачыла.

Балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы өлкәсендә төп игътибар балаларга физик тәрбия бирүгә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклануга, гаиләдә көнкүреш культурасын яхшыртуга, балаларда йогышлы авырулар булдырмауга, аларны санаторийларда дәвалауга, һәм ялларын оештыруга юнәлтелә.

1960 елларда балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы гигиенаның үсеп килүче организмга яраклаштырылган барлык тармакларын берләштергән интеграль фәнгә әверелә.

Татарстан Республикасында үсеш алган фәнни юнәлешләр:

  • балаларның физик үсеше һәм авырулары (Ф.Г.Мөхәммәтъяров, О.М.Войдинова, В.В.Трейман, Ф.Г.Таҗетдинова, Р.С.Чувашаев, А.Х.Яруллин);
  • балаларның рациональ туклануын оештыру һәм балалардагы геоэндемик авырулар (А.М.Хәкимова, А.Н.Юнысова, Л.Н.Титенок, Т.К.Купче);
  • республика шәһәрләре һәм авылларында экологик мохитка бәйле рәвештә балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген кайгырту (А.Х.Яруллин, Ф.Ф.Даутов, Н.В.Скудных, Э.Р.Вәлиева, Н.В.Шатунова, Г.А.Фомин, А.Б.Галләмов);
  • хезмәт һәм һөнәри белем бирү мәсьәләләре (Э.Н.Минһаҗев).

2000 елдан Татарстан Республикасында балалар сәламәтлеге мониторингы эшләнә.

Әдәбият

Сердюковская Г.Н. Социальные условия и состояние здоровья школьников. М., 1979;

Сухарев А.Г. Здоровье и физическое воспитание детей и подростков. М., 1991;

Валеева Э.Р., Скудных Н.В. Окружающая среда и состояние здоровья детского населения Республики Татарстан. Казань, 1997;

Даутов Ф.Ф., Амиров Н.Х., Галеев К.А. Окружающая среда и здоровье. Казань,2001.                                

Автор – А.Х.Яруллин