Биографиясе

1930 елның 14 декабре, БАССРның Бүздәк районы Арыслан авылы — 2003 елның 23 мае, Казан.

1957 елда Мәскәү консерваториясен (В.Щербинин классы) тәмамлый.

1952 елдан Мәскәүдә үзешчән оркестр коллективлары белән җитәкчелек итә.

1957–1997 елларда Казан консерваториясендә, тынлы уен кораллары кафедрасы мөдире (1962–1977).

Бер үк вакытта, 1966–1967 елларда, Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе. Низаметдиновның укучылары арасында — А.П.Баранцев, Г.З.Ройтфарб.

Тынлы уен коралларында башкару методикасы буенча хезмәтләр, тромбон һ.б. тынлы уен кораллары өчен эшкәртмәләр авторы.

Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты (1957).

Әдәбият

Усов Ю. История отечественного исполнительства на духовых инструментах. М., 1975;

Болотин С.В. Энциклопедический биографический словарь музыкантов-исполнителей на духовых инструментах. М., 1995.