Гомер еллары билгесез.

Кадом өязе йомышлы татары. Кадом һәм Керенск өязләрендә җирләр (146 чет һәм чирек), шулай ук умарталыклар, печәнлекләр, балык тоту урыннары, крәстияннәр (40 лап кеше) били. Воевода кенәз Ю.Н.Барятинский полкында хезмәт итә. 1670 елның сентябрендә, Сембер шәһәре өчен барган сугышлар вакытында, Разин ягына чыга. Карачурин, татарлар ярдәм итәчәк дип ышандырырга тырышып, аны Казанга яу белән барырга өнди. Разин исеменнән Карачурин «өндәү хаты» белән Казан һәм Казан өязе татарларына мөрәҗәгать итә һәм аларны күтәрелешкә кушылырга чакыра, баш күтәргән крәстиян отрядларын җитәкли. 1670 елның декабрендә Алатырь шәһәре янында хөкүмәт гаскәрләре белән бәрелештә катнаша, баш күтәрүчеләр анда җиңеләләр, Карачурин бер мордва авылында яшеренә. Соңрак аны тоталар һәм воевода Ю.А.Долгоруков әмере белән ботарлап үтерәләр, башка мәгълүматлар буенча Карачурин «хәбәрсез югала». Аның биләмәләре Мәскәү стрелецлары башлыгы Г. Вешняковка тапшырыла.

Чыганаклар

Крестьянская война под предводитель­ством Степана Разина: Сб. док. М., 1957. Т. 2, ч. 1; 1962. Т. 3.

Әдәбият

Алишев С. Х. Каһарман бабайлар. К., 1976; шул ук. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. (II половина XVI–XIX вв.). К., 1999.

Автор — И.Р.Вәлиуллин