Суша елгасының сул кушылдыгы (Кама елгасы бассейны).

Озынлыгы 13,3 км, бассейнының мәйданы 53,3 км2. Балык Бистәсе районы территориясеннән ага. Елга башы Колос авылыннан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Тегермән Пүчинкәсе авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 56 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 58%.

Баравыш елгасының 0,8 дән алып 5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,58 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенәтуена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 154 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,099 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12 мг-экв/л дан артыграк). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.