Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлеше Казан ханлыгы җирләре белән чиктәш була. Күчмә кабиләләр еш бәреп керү сәбәпле, рус хөкүмәте XVI йөзнең икенче яртысы – XVII йөздә әлеге җирләрнең чикләрендә кирмәннәр һәм саклану корылмалары төзи.

«Дикое поле» җирләре йомышлы русларга, татарларга, шулай ук чит ил кешеләренә бирелә, аларны стихияле төстә качаклар үзләштерә. Моннан тыш, хөкүмәт сарай крәстияннәрен дә дала районнарына күчереп утырта.

Автор – Д.Г.Мостафина