Биографиясе

1929 елның 15 феврале, БАССРның Туймазы районы Чулпан авылы – 2007 елның 23 июне, Чиләбе шәһәре.

1947–1955 елларда БАССРның «Октябрьскнефть» НГДУында эшли.

1960 елда Көньяк Урал университетының приборлар төзү факультетын тәмамлый, шунда ук эшли, 1978 елдан сәнәгать җайланмаларын автоматлаштыру кафедрасы мөдире (бүленеп, 1966–1978 елларда Ачык ысул белән файдалы казылмалар чыгару буенча фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтында бораулау станокларын автоматлаштыру секторы мөдире, Чиләбе шәһәре).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бораулау процессын автоматлаштыру системаларына һәм югары төгәллекле махсус күзәтү системаларына карый.

Киңлек һәм ешлык буенча импульслы модуляциясе берләштерелгән системалар, даими электр тогы чылбырларын потенциаль бүлү өчен янәшә цикллары капма-каршы фазада булган әверелдергеч эшли.

Нигезләре тирбәлүчән объектларны тотрыкландыру өчен күзәткеч электр тапшыргычын гамәлгә кертә.

Вентильле реактив двигатель нигезендә трамвай өчен электр тапшыргычы уйлап таба. Махсус техника белән идарә итә торган уникаль системалар булдыра.

Уйлап табуга 28 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

 Автоматизация процессов геологоразведочного бурения. М., 1977;

Реактивный коммутируемый электродвигатель. М., 1996;

Sweep Conver­ter with Voltage - Decoupled DC Chans // Electronics and Radio Engineеring. USA. 1997. № 3.