Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына. Беренче исеме – Яңа Алабуга.

Оештырылган вакытыннан ТАССР ның Мамадыш кантоны Түбән Сон волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Сон авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1968 елда поселокта агач эшкәртү, рәшәткә, фанер, агач улаклар эшләп чыгаручы 2 цех ачыла. Урман хуҗалыгы бар.

Мәгариф һәм мәдәният

1930–1981 елларда – башлангыч мәктәп, 1931–2003 елларда – клуб, 1987–2008 елларда – медпункт эшли.

Поселок янында трассада мәчет урнашкан.

Халык саны

1938 елда — 56,
1970 елда — 60,
1979 елда — 91,
1989 елда — 78,
2002 елда — 72,
2010 елда — 61,
2017 елда — 57 кеше (татарлар).