Биографиясе

1947 елның 2 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тавда районы Киндерле авылында туа.

Төмән индустрия институтын тәмамлый (1970 ел).

1970 елдан Төмән өлкәсенең дәүләт идарә органнарында, Көнбатыш Себернең нефть һәм газ разведкалау фәнни-тикшеренү оешмаларында.

1991 елдан Татарстанда: Татарстан Республикасы Икътисад дәүләт комитетының Җитештерүче көчләрнең территория урнашуы һәм табигатьтән файдалану идарәсендә бүлек башлыгы, башлык, 1996 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратында, 2001–2007 елда табигатьтән файдалану һәм экология мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы премьер-министры киңәшчесе.

2007 елдан Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры киңәшчесе.

Хезмәтләре

Анализ и основные направления развития и размещения производительных сил Республики Татарстан. Казань, 1996 (автордаш);

Формирование экономического механизма природопользования в Республики Татарстан. М., 1997 (автордаш);

Проблемы гео- и социоэкологии Республики Татарстан. Казань, 1998 (автордаш);

Атлас Республики Татарстан. М., 2005 (автордаш).