Тарихы

Казан губернасында XIX йөзнең 2 нче яртысында формалаша башлый. Беренче предприятиеләр провизорлар һәм фармацевтлар, күмәртәле аптекарьлык кибетләре хуҗалары тарафыннан оештырыла. 1890 елда Девриенг һәм Зуль Казанда желатин фабрикасы ачалар, анда 1893 елда 18 кеше эшли, 7 мең сумлык продукция җитештерелә. XIX йөз ахырында Ф.Х.Грахеның — ясалма минераль сулар һәм пилюлялар өчен желатин капсулалар, А.Ф.Кешнерның альбумин-эчәк заводлары эшли башлый. 1916 елда гарипләнгән сугышчылар өчен протез остаханәсе булдырыла, Стеарин-сабын кайнату, глицерин һәм химия заводында (Казан) А.Е.Арбузов салицил препаратлар: аспирин, салицил кислотасы, ачы салицил натры, салол һ.б. җитештерүне оештыра. 1918–1921 елларда тармак предприятиеләре национализацияләнә, аларның күбесе ябыла. Индустрияләштерү елларында Казанда мөгезле вак терлек эчәкләреннән хирургик тегү материалы җитештерүче илдәге бердәнбер кетгут заводы төзелә (1931), химия-фармацевтика фабрикасы (1931), санитария автомобильләре өчен кузовлар эшләп чыгаручы автокузов заводы (1938) оештырыла.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Казанга Киевтан илнең иң эре заводлары (Ломоносов исемендәге химия-фармакология һәм теш-табиблык борлары заводлары), шулай ук Мәскәү һәм Ленинградтагы кайбер фарм. производстволары эвакуацияләнә. Кызыл Армиянең Сан. идарәсе заказлары буенча предприятиеләр госпитальләр һәм фронт өчен кирәкле препаратлар, инс­трументлар, яра бәйләү материаллары, пешү һәм өшү очракларында кулланыла торган майлар, шәхси аптечкалар, рентген экраннары эшләп чыгаруны үзләштерәләр. Автокузовлар заводында дезинфекция һәм автоформалин камералары, яралыларны күчереп йөртү өчен носилкалар һәм көймәләр, Дитерехс шиннары җитештерү җайга салына. Сугыш елларында Татарстанда медицина сәнәгатенең җитештерү күләме 10 тапкыр диярлек арта.

Алдагы чорда гамәлдәге предприятиеләрдә реконструкция, техник яктан яңадан кораллану, яңа сәнәгать мәйданчыклары төзү җәелдерелә. 1950 еллардан медицина сәнәгатенең фәнни-тикшеренү һәм проектлау-конструкторлык юнәлеше үсә: Казанда Бөтенсоюз эксперименталь хирургия аппаратлары һәм инструментлары фәнни-тикшеренү институты филиалы (1960, 1977 елдан — Бөтенсоюз медицина инструментлары фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты), яңа медицина инструментларының һәм аппаратурасының аерым төрләрен, шулай ук медицина сәнәгате өчен технологияләр һәм технол. җиһазлар эшләү һәм җитештерүгә кертү буенча специальләшкән КБлар һәм тәҗрибә заводлары оештырыла. 1970–1980 елларда алар җирлегендә «Медфиз­прибор» һәм «Мединструмент» ФҖБләре, 1976 елда кетгут һәм химия-фармакология заводлары җирлегендә «Татхимфармпрепаратлар» ҖБ төзелә. Бу чорда, медицина галимнәре белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, тармак югары фәнни дәрәҗәгә һәм яхшы сыйфатлы продукция чыгаруга ирешә. СССРда һәм чит илләрдә җирле предприятиеләр тарафыннан проектланган һәм җитештерелә торган «ясалма бөер» һәм үпкәне тегү аппаратлары, күз, вак кан тамырлары, йөрәк микрохирургиясе, нейрохирургия һәм гинекология инструментлары, медицина газ анализаторлары, ясалма тегү-җөй материаллары, фосфор­органик дару кушылмалары һ.б. киң таныла.

1990 елларда предприятиеләрне һәм фәнни проектларны үзәкләштерелгән дәүләт финанславы тулысынча диярлек туктала. Демпинг бәяләре һәм югары рентабельлек аркасында ил базарында чит ил продукциясенең өлеше күпкә арта, нәтиҗәдә, ТРда медицина сәнәгате продукциясен җитештерү һәм сату күләме азая. Җитештерүдә эшләүчеләрнең саны ике тапкыр диярлек кими. Күп кенә предприятиеләр технол. яктан шактый артка кала бара. 2000 елга медицина сәнәгатенең эре һәм урта предприятиеләренең төп фондлары тузу дәрәҗәсе 54,4% ка җитә.

Хәзерге торышы

2000 еллар башында Татарстан медицина сәнәгате предприятиеләре тарафыннан һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия стоматология ассоциациясе һ.б. катнашында гомуми һәм махсус хирургиядә, микрохирургия, стоматология, травматология, ортопедия, гинекология, медицина диагностикасы һәм функциональ диагностика өлкәсендә заманча медицина техникасы, лаб. җиһазлары, кетгут һәм ясалма тегү материаллары һ.б.ны булдыруга юнәлтелгән үсеш программалары эшләнә һәм гамәлгә кертелә башлый. Программалар предприятиеләрнең төп җитештерү фондларын күпкә яңартуны, җитештерелүче продукциянең сыйфатын яхшырту, эчке һәм тышкы базарларда аның көндәшлек дәрәҗәсен күтәрү чараларын, җитештерү белән идарә итүдә халыкара идарә хисабы һәм анализы нормаларын, сыйфат белән идарә итүдә халыкара стандартларга (ИСО 9000, 14000, MRP II, GMP) туры килгән системаларны гамәлгә кертүне, илдәге һәм чит илләрдәге фирмалар белән тыгыз хезмәттәшлекне күздә тота.

Хәзерге медицина сәнәгате химия-фармакология сәнәгатен (ясалма чималдан һәм үләннәрдән дозаларга бүленгән дарулар, антибиотиклар, витаминнар, бактериологик препаратлар, кан алмаштыру матдәләре һәм орган-препаратлар, майлар, яра бәйләү материаллары һ.б. дәвалау-профилактика чаралары җитештерә), медицина инструментлары сәнәгатен (медицина инструментлары, аппаратлары һәм җиһазлары), пыяладан, фарфордан һәм пластик массадан медицина эшләнмәләре (аптека савыт-сабасы, ясалма тешләр, теш-табиблек һәм протез материаллары) җитештерүне үз эченә ала.

Структур үзгәрешләр нәтиҗәсендә хосусый һәм катнаш милекле оешмалар барлыкка килә, аларга Татарстан медицина сәнәгатендә эшләүчеләрнең 90% ы, тармак продукциясенең 90% ы туры килә.

Предприятиеләр

1990–2011 елларда предприятиеләрнең гомуми саны 5 тән 47 гә кадәр арта, шуларның 30 ы — химия-фармацевтика, 17 се — медицина техникасы предприятиеләре. Эшләүчеләрнең гомуми саны 2,6 мең кешедән артык. 23 кече предприятие исәпләнә (680 кеше эшли). Предприятиеләрнең күбесе Казанда тупланган. Иң эреләре: «Татхимфармпрепаратлар», Казан медицина инструментлары заводы, «Микрон», Казан протез-ортопедия предприятиесе, Казан медицина аппаратлары заводы (лаборатория, киптерү-стерилизация, саклану-радиология җиһазлары; вакуум, кондиционер һәм һаваны чистарту, үзәктән газ кудыру җайланмалары; термо­статлар, химик активаторлар һ.б.), «Медфиз­прибор» (газ анализаторлары, тышкы сулыш функцияләре анализаторлары, балалар инкубаторлары, биопробалар өчен контейнерлар һ.б.), Казан фармация фабрикасы (дару препаратлары), Казан бактерия препаратлары җитештерү предприятиесе (йогышлы авыруларга каршы иммунобиологик препаратлар). Төп продукциясе белән бергә медицинага караган эшләнмәләрне «Тасма» (флюорография, медицина, теш плёнкалары) «Элекон заводы» (терапия, гинекология, урология өчен диагностика һәм хирургия лазер аппаратлары), «Серго исемендәге завод» (суыткыч медицина җиһазлары), «Васильево пыяла заводы» һ.б. предприятиеләр җитештерә. Медицина сәнәгате өчен җиһазлар «Серго исемендәге завод»та (төймә дарулар эшләү өчен роторлы пресслар) һәм «Васильево пыяла заводы»нда (химия лабораториясе савыт-сабасы) чыгарыла. Бөтенроссия медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институты, Казан эпидемиология һәм микробиол. институты медицина техникасы һәм препаратлары өлкәсендә тикшеренүләр алып баралар, проектлар әзерлиләр.

2011 елда ТРда 1,2 млрд сумлык медицина техникасы һәм аңа запас частьлар, 1,86 млрд сумлык дарулар (антибиотиклар, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау препаратлары, авыртуны басучы, темп-ра төшерүче һәм ялкынсынуга каршы дарулар, витамин-препаратлар, күз авыруларын дәвалау препаратлары һ.б.) җитештерелә.

Кадрлар әзерләү

ТРда медицина сәнәгате өчен белгечләрне Казан медицина («фармация» белгечлеге буенча), Казан техник («биотехник һәм медицина аппаратлары һәм системалары»), Казан технология («медицина-биология практикасында инженерлык эше») һәм Казан энергетика («медицина электроникасы») университетлары әзерли.

Шулай ук кара Даруханәләр.

Әдәбият       

На службе здоровья и долголетия. К., 1981.

Автор — С.Г.Белов