Эчтәлек

ХФТЫ төшеп баручы нурланышның, кисәкчәләр агымының яисә нинди дә булса кырның матдә белән тәэсир итешүенә нигезләнә.

Казанда ХФТЫн химиядә Б.А.Арбузов һәм аның шәкертләре файдалана башлый. Гамәлдә ТМР, инфракызыл (ИК), комбинацион чәчелешле (КЧ) спектроскопия, дифракцион, электр һәм электрооптик алымнар кулланыла. ТМР спектрометрларының иң әүвәлгеләреннән берсе Казан университетында Й.Ю.Сәмитов тарафыннан ясала. Бик күп органик һәм элементорганик кушылмалар өчен спектраль мәгълүматлар алына (А.В.Ильясов, А.В.Агапов, Р.М.Әминова, В.В.Клочков, Ф.Х.Каратаева, Т.А.Зябликова, Ш.К.Латыйпов).

Теләсә нинди агрегат халәтендәге молекулалар симметриясе һәм структурасы тирбәнешле спектроскопия алымы белән билгеләнә: шул ук алым химик реакцияләрнең химик тигезләнешен һәм кинетикасын тикшергәндә, технологик процессларның барышын контроль астында тотканда кулланыла (Р.Р.Шаһидуллин, А.Б.Ремизов, В.И.Коваленко, С.А.Кацюба).

Газлардагы гади молекулаларның, аларның диполь моментларының һәм термодинамик параметрларының геометриясен билгеләү газ электронография алымы белән башкарыла (В.А.Наумов белән шәкертләре).

Рентгеноструктур анализ ярдәмендә кристаллдагы атом координатлары билгеләнә. Рентгеоноструктур анализ юнәлешен И.А.Литвинов, О.Н.Катаева, А.Т.Гобәйдуллин һ.б. үстерә. А.Н.Верещагин органик һәм элементорганик кушылмаларның конформацион анализын ясау өчен Керр эффектын (даими электр кырындагы куш нур сынышы) һәм Рэлей чәчелешен (молекуляр анизотропия алымы) куллана, С.Г.Вульфсон белән бергә ике нурлы магнит сынышын ача, СССРда беренче булып Керр константаларын билгеләү җиһазын ясый (1964).

Магнит кырындагы куш нур сынышы алымыннан (Коттон-Мутон эффекты) файдаланып теләсә нинди полярлашу мохитләрендәге молекуляр һәм ион системаларны тикшерүләр йөртелә, комплекслар хасил булу күренеше, сольватация, комплексларның фәзаи структурасы өйрәнелә (С.Г.Вульфсон, В.Ф.Николаев). Газ һәм эремәдәге электр диполь моментларын билгеләү өчен файдаланылган П.Дебай алымы химиядә молекулалар полярлашуын бәяләү, симметрияне, молекулаларның фәзаи һәм электрон структурасын торгызу максатыннан кулланыла. Диполь моментлар химик бәйләнеш, атомнар һәм атом төркемнәре арасындагы тәэсирләшү, индуктив эффект һәм иярмә эффекты тәгълиматын үстерүдә, реакция мөмкинлеге теориясен эшләүдә аерым роль уйный.

Структур органик химиянең күп параметрлы катлаулы мәсьәләләрен хәл итү өчен, А.Н.Верещагин төрле физик алымнар — электр, электрооптик һәм оптик (диполь моментлар, Керр, Коттон-Мутон эффектлары), тирбәнешле спектроскопия, ТМР, ультрашәмәхә һәм фотоэлектрон спектрометрия, газ электронографиясе, масс-спектроскопия ярдәмендә конформацион анализның методологиясен, теоретик һәм тәҗрибәви ысулларын эшли.

РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында һәм Казан университетында (Р.П.Аршинова, Э.И.Ишмаева, Я.А.Верещагина) төрле класс органик һәм элементорганик кушылмаларның реакция мөмкинлеген һәм структурасын өйрәнү юнәлешендә төпле фәнни нәтиҗәләргә ирешелә.

Шулай ук кара Казан химия фәнни мәктәбе.

Әдәбият

Конформационный анализ элементоорганических соединений. М., 1983; 

Вилков Л.В., Пентин Ю.А. Физические методы исследования в химии. М., 1987.

Авторлар — Я.А.Верещагина, Е.Н.Климовицкий