Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Романовка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, кирпеч сугу, арба, чана, көпчәк ясау кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында Покров чиркәве (1881 ел, архитекторы М.М.Осипов, эклектика стилендәге архитектура истәлеге, хәзер эшли), 2 бакалея кибете була.

1880 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1882 елда земство мәктәбенә үзгәртелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1168 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостенда керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Ямаш (Аргы Ямаш) авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Җиңүче” колхозы оештырыла. 1960 елда “Кызыл Нива” колхозы (Аргы Ямаш авылы) белән “Җиңүче” исеме астында берләшә, 1991 елда совхозга үзгәртелә.

Халкы кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Рокаш валы табыла (XVII йөз).

Халык саны

1782 елда – 34 ир заты;
1859 елда – 261,
1870 елда – 308,
1897 елда – 487,
1908 елда – 499,
1920 елда – 554,
1926 елда – 528,
1938 елда – 385,
1949 елда – 316,
1958 елда – 306,
1970 елда – 197,
1979 елда – 60,
1989 елда – 25,
2002 елда – 46,
2010 елда – 34,
2015 елда – 32 кеше (руслар).