Тарихы

XVII йөз башында (башка версия буенча XVI йөздә) нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба-башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала кайнату кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәктәп һәм тегермән була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 515 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан губернасының Алабуга өязе Салагыш волостенда. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Салагыш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда оештырылган Горький исемендәге колхоз 1968 елда Пушкин исемендәге колхоз (Салагыш авылы) составына керә. 1995 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә, нефть-газ чыгару предприятиеләрендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1923 елдан, 2006 елдан Салагыш урта мәктәбе филиалы), клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

А.С.Кретова (1939–2012) – ТАССРның атказанган артисты, Татар академия дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты.

Халык саны

1859 елда – 74,
1887 елда – 188,
1905 елда – 223,
1920 елда – 407,
1926 елда – 443,
1938 елда – 305,
1949 елда – 506,
1958 елда – 395,
1970 елда – 326,
1989 елда – 254,
2002 елда – 248,
2010 елда – 207,
2015 елда – 211 кеше (татарлар).