Чапкыннарның Сicindelinae ассемьялыгын да билгелиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 8-18 мм. Башка бызылдавыклардан зур күзле, киңәеп киткән башы (алгы сыртыннан тар түгел) белән аерыла. Төсе өлешчә металлсыман, канат өсте еш кына сары яки ак әвернә рәвешендәге ачык бизәкле.

Якынча 200 төре билгеле, нигездә, Төньяк ярымшарның арид районнарында таралганнар. Россиядә 100 төре бар; Идел буенда 10 ләп төре ачыкланган. Ерткычлар. Үлән капламлы ачык кояшлы урыннарда, якты нарат урманнарында, комлы участокларда һәм башка җирләрдә яшиләр. Көндез активлар. Олы коңгызлар тиз очалар һәм йөгерәләр (очар алдыннан бик тиз чабып килеп очып китәләр, исеме шуннан). Личинкалары өннәрдә яши, вак умырткасызлар, шул исәптән куркыныч корткычлар белән туеналар.

Татарстан территориясендә тәгаен 4 төре ачыкланган, шуның 3 се ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006): урман чапкыны (C. silvatica), герман чапкыны (C. Germanica) һәм кыр чапкыны (C. Campestris).