Тарихы

1755 елга кадәр нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү, киез-киез итек басу, олаучылык, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, мәчет (1848 елдан мәгълүм), мәктәп, тегермән була; XX йөз башында авылда мәчет, бакалея һәм икмәк саклау кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 634,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Хуҗамәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла, 1958 елда Куйбышев исемендәге колхоз составына керә. 2006 елдан – “Вамин Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), мәчет (2001 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Усай авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлекләре) һәм III Усай авыллыгы (элекке бронза дәвере).

Халык саны

1795 елда – 52,
1816 елда – 65;
1834 елда – 106 ир-ат;
1859 елда – 318,
1870 елда – 391,
1884 елда – 424,
1897 елда – 585,
1906 елда – 608,
1913 елда – 717,
1920 елда – 776,
1926 елда – 757,
1938 елда – 629,
1949 елда – 520,
1958 елда – 427,
1970 елда – 397,
1979 елда – 281,
1989 елда – 172,
2002 елда – 207,
2010 елда – 168,
2017 елда – 173 кеше (татарлар).