Тарихы

1692–1710 еллар арасында алпавыт Молоствовлар, Түбән Новгород һәм Зөя өязләреннән күчереп утыртылган крестьяннар тарафыннан нигезләнә. 1716 елдан авылның икенче исеме – Молоствово. Чиркәү, А.Д.Молоствова утары урнаша. 1762 елда авыл Никольское на Бездне буларак та искә алына. XVIII йөзнең ахырында гвардия прапорщигы Х.Л.Молоствовка карый. 1795 елда Молоствовлар хуҗалыгында мөгезле эре терлек һәм ат заводлары була. XIX йөздә авыл шулай ук Бездна һәм Казанское дип йөртелә.

1861 елгы реформаларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – кырчылык һәм терлекчелек, шулай ук ат үрчетү тарала.

1795 елда алпавыт Х.Л.Молоствов акчасына агач Никольский чиркәве урынына, 1692 елда Казан Богородица чиркәве төзелә (1937 елда ябыла, 1991 елда яңадан ачыла, 2007–2011 елларда реставрацияләнә; элгәреге классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге) төзелә. Чиркәү биләмәсендә Х.Л.Молоствов гаилә әгъзаларының һәм аның варисларының кабер ташлары сакланган.

1866 елның августында авылга патша улы Александр, булачак Император Александр III килеп китә.

XX йөз башында земство мәктәбе (1886 елда төзелә), приход училищесы (1870 елда салына), чиркәү-приход мәктәбе (соңыннан Бугровка авылына күчерелә), су һәм 4 җил тегермәне, кибет, ярма яргыч, казна шәраб, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 449 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Никольский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда авылда Молоствовларның национализацияләнгән ат заводы җирлегендә 57 нче ат заводы оештырыла. 1921 елда – ТАССР Җир эшләре халык комиссариатының Беренче дәүләт ат заводы, 1930 елда – РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Баш ат үрчетүчелек заводлары идарәсенең 57 нче ат заводы, 1987 елда “Дәүләт нәселле ат заводы” берләшмәсенең “Татарский” дәүләт нәсел заводы итеп үзгәртелә. 1991–2006 елларда “Татарский” ат заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1931 елдан Орлов юртаклары токымын үрчетү белән шөгыльләнә.

1929 елда авылда Разумов исем. колхоз оештырыла. 1937 елда Горький исем. колхоз, соңрак 57 нче ат заводына кушыла. 2007 елда элеккеге ат заводы җирләрендә берничә крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властеның беренче елларында авылда чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә беренче баскычлы башлангыч мәктәп эшли. 1949 елда җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1968 елда төзелгән бинада), китапханә (1947 елдан, хәзерге мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1970 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), Казан Богородица чиркәве (1993 елдан), хоккей комплексы бар.

Мәдәният йорты бинасында шулай ук музей бүлмәсе, “Витязь” яшүсмерләр спорт клубының филиалы эшли.

Авылда үзешчән рәссам, скульптор А.М.Филиппов (1929–2005) яши һәм эшли: ул авылны төзекләндерүдә катнаша, аның тарафыннан кече архитектура формалары һәм скульптуралары (арыслан сынлы фонтан, парктагы беседкалар, авылга көнбатыш керү юлында пар атлар, мәдәният йорты фронтонында өч ак ат) иҗат итә; авыл зиратында җирләнә.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Никольский валы (соңгы урта гасырлар, XII–XVII йөзләр);
  • Никольский авыллыгы (Имәнкискә культурасы, болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 332 ир-ат;
1859 елда – 1117,
1897 елда – 1428,
1908 елда – 1570,
1920 елда – 1527,
1926 елда – 1139,
1938 елда – 1051,
1949 елда – 917,
1958 елда – 1051,
1970 елда – 1165,
1979 елда – 937,
1989 елда – 798,
2002 елда – 695,
2010 елда – 686,
2021 елда – 592 кеше (руслар – 80%, татарлар – 18%, чуашлар – 2%).