Тарихы

1690 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ижбулатка, Ишбулаткино исемнәре белән дә искә алына.

1714 елда каракалпаклар һөҗүменә дучар була.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була, 1876 ел тирәсендә икенче мәчет төзелә (1936 һәм 1940 елларда ябылалар).

XX йөз башында шулай ук мәктәп, 2 тегермән, ярма яргыч, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 975 дисәтинә тәшкил итә.

1915 елда крестьян М.Хәйруллин табан балыклар һәм карабалыклар үрчетү максатында буа кора, үрнәк балыкчылык хуҗалыгы оештыру өчен өяз земствосы аңа акча бүлеп бирә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Мөслим волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Чуаш Ялтаны авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Булат» колхозы оештырыла. 1954 елдан Маленков исемендәге колхоз дип атала. 1957 елдан авылда – «Алга» (үзәк утары – Изгар авылы), 1965 елдан – «Искра» (үзәк утары – Чуаш Ялтаны авылы), совхозлары, 1993 елдан – бүленеп чыккан мөстәкыйль «Акбулат» совхозы, 1998 елдан – авыл хуҗалыгы коммуналь унитар предприятиесе, 2011 елдан – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2001 елдан, 2019 елдан – Татар Баганалысы авылы мәктәбе филиалы), клуб (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Клуб каршында «Хыял» театр студиясе эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Акбулат туктаулыгы (Буралы курган культурасы), болгар кабер ташлары сакланган Акбулат каберлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 95 ир-ат;
1859 елда – 525,
1897 елда – 918,
1908 елда – 990,
1926 елда – 809,
1938 елда – 835,
1949 елда – 556,
1958 елда – 463,
1970 елда – 562,
1979 елда – 442,
1989 елда – 286,
2002 елда – 256,
2010 елда – 212,
2021 елда – 143 кеше (татарлар).