Биографиясе

1848 елның 25 апреле, Сембер губернасы, Буа өязе Кошки-Яңа Тимбай авылы — 1930 елның 23 октябре, Мәскәү.

Н.И.Ильминскийның укучысы.

Чыгышы белән крәстияннәрдән.

Иртә ятим кала, авылдашы гаиләсендә тәрбияләнә. Борындык удел училищесен (1860) һәм Сембер ир балалар гимназиясе каршындагы җир үлчәүче-таксаторлар сыйныфларын (1863) тәмамлый.

Сызрань шәһәрендә җир үлчәүче булып эшли; 1867–1870 елларда Сембер ир балалар гимназиясендә, аннары Казан университетында укый (1875 елда тәмамлый).

Эшчәнлеге

1868 елда үз акчасына һәм хәйрия акчасына чуаш балаларын уку йортларына керергә әзерләү өчен мәктәп оештыра. Сембер губернасы халык училищеләре инспекторы И.Н.Ульянов ярдәме белән 1871 елда мәктәп дәүләт бюджетыннан финанслана башлый, 1877 елда Сембер Үзәк чуаш мәктәбе итеп үзгәртелә (1878 елда мәктәп каршында кыз балалар бүлеге ачыла). 1890 елда аның җирлегендә Сембер чуаш укытучылар мәктәбе булдырыла, ул милли мәдәниятне үстерү үзәгенә әверелә.

Университетның 1 нче курсында укыганда Н.И.Ильминский җитәкчелегендә һәм профессорлар Г.С.Саблуков һәм И.Н.Булич ярдәме белән Яковлев чуаш алфавитын булдыру өстендә эшли башлый. Аның нигезендә 1873 елда «Чуашлар өчен рус алфавиты белән берләштерелгән әлифба» («Букварь для чуваш с присоединением русской азбуки») бастырыла.

1883–1903 елларда Яковлев Казан уку-укыту округының чуаш мәктәпләре инспекторы, бер үк вакытта, Сембер чуаш мәктәбе җитәкчесе (1919 елның октябренә кадәр), Урта Идел буенда яңа чуаш, татар һәм башка милли мәктәпләр ачылуына ярдәм итә. Уку-укыту округында чуаш мәктәпләренең саны 1875 елда 8 дән 1903 елда 45 кә кадәр арта. Чуашлар өчен мәктәптә белем бирүнең прогрессив системасын, чуаш мәктәпләре өчен укыту методикасын эшли. Мәктәпләрдә уку өчен халык авыз иҗаты үрнәкләрен файдаланып төзелгән китаплар авторы. Л.Н.Толстойның «Уку китаплары»ның («Книги для чтения») дүртесен дә, А.С.Пушкин, И.А.Крылов, Н.А.Некрасовның аерым әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә. 1909 елда шагыйрь К.В.Иванов белән бергә «Чуаш телендәге әлифбадан соң беренче уку китабы»н («Первая книга для чтения после букваря на чувашском языке») бастыра.

Чуаш телен, үз халкының мәдәни үзенчәлеклелеген яклап, Яковлев миссионер Н.И.Ильминскийның идеяләрен хуплый (кара Ильминский системасы), чуашларны христианлаштыру, аларны рус халкы һәм аның мәдәнияте белән якынайту сәясәтен уздыра. Шул сәбәпле чуаш милләтчеләре лидерлары аны халыкны руслаштыруда, ә рус шовинистлары сепаратизмда гаеплиләр. Яковлев өстеннән килгән шикаятьләрне тикшерүдә 1914 елда Россия мәгариф министры П.А.Кассо үзе, 1918 елда В.И.Ленин катнаша.

1922 елның октябрендә Яковлев Мәскәүгә күченә.

1927 елда Чуаш мәдәнияте җәмгыятенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана. 1928 елның 14 октябрендә ил җәмәгатьчелеге Сембер чуаш мәктәбенең 60 еллыгын һәм аны нигезләүче Яковлевның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу даталарга багышланган тантаналы җыелышта РСФСР мәгариф халык комиссары А.В.Луначарский катнаша, ул билгеләгәнчә, Яковлев «мәгърифәтче генә түгел, бәлки үз милләтенең мәдәни юлбашчысы да».

Истәлеге

Яковлев исеме Чуаш педагогика институтына бирелә (1958), Чабаксар шәһәрендә аңа һәйкәл куела, Кошки-Яңа Тимбай авылында мемориаль музей ачыла.

Хезмәтләре     

Сказки и предания чуваш. Симбирск, 1908; 

Духовное завещание чувашскому народу. Чебоксары, 1992; 

Моя жизнь: Воспоминания. М., 1997.

Әдәбият      

Итоги юбилейной научной сессии, посвящённой столетию со дня рождения И.Я.Яковлева // Зап. Чуваш. науч.-исслед. института языка, литературы и истории. Чебоксары, 1949; 

Яковлев А.И. Иван Яковлевич Яковлев (1848–1930). Чебоксары, 1958; 

И.Я.Яковлев и его школа // Уч. зап. Чуваш. гос. пед. института. Чебоксары, 1971. Вып. 33; 

Краснов Н.Г. Иван Яковлевич Яковлев: Жизнь. Деятельность. Педагогические идеи: Очерки. Чебоксары, 1976; 

шул ук. Выдающийся чувашский педагог-просветитель. Чебоксары, 1992; 

Очерки истории культуры дореволюционной Чувашии. Чебоксары, 1985; 

Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2011. Т. 4.

Автор — Г.С.Сабирҗанов