Үзәк комиссиянең 1920 ел 8 сентябрь карары нигезендә ТАССР ның Чистай өязенең 23 волосте җирлегендә оештырыла.

Үзәге — Чистай шәһәре.

Территориясе

Чистай кантонының чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1920 елда кантон 23 волостьтан 323 авыл торак пунктыннан тора. 1921 елда аның мәйданы 9088 км2, 1926 елда 9793 км2 тәшкил итә.

ТАССР да 1924 елгы административ-территориальреформа нәтиҗәсендә Чистай кантонындагы волостьлар саны 17 гә кала.

1926 елда аңа шулай ук 17 волость (Аксубай, Алексеев, Биләр, Галактионово, Егоркино, Зирекле, Каргалы, Кәкре Атау, Күтәмә, Котыш, Мөслим, Яңа Адәм, Яңа Чишмә, Иске Әлмәт, Иске Чаллы, Иске Чишмә, Чулпан волостьлары) һәм 629 авыл торак пункты керә.

Халкы

1920 елда Чистай кантонында 375 336 кеше исәпләнә (1917 елгы халык исәбе буенча, руслар — 47 %, татарлар — 32 %, чуашлар — 17 %); шәһәр халкы саны — 21  133 кеше, авыл халкы саны 354 203 кеше тәшкил итә.

1926 елда 324 674 кеше исәпләнә (шул исәптән руслар — 52,6 %, татарлар — 27,9 %, чуашлар — 15,5 %); шәһәр халкы саны — 17 589, авыл халкы — 307 085 кеше. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы — 1 км2 га 33,1 кеше.

Хуҗалыгы

Чистай кантонында металл һәм агач эшкәртү, химия, күн-мех, азык-төлек һәм полиграфия сәнәгатьләре предприятиеләре эшли, кустар-һөнәрчелек сәнәгатендә 6 меңнән артык кеше хезмәт куя (1926).

1920 елга 267 мәктәп (шул исәптән 260 — 1 нче баскыч һәм 7 — икенче баскыч мәктәпләре), 1924 елда 225 мәктәп (шул исәптән 216 — 1 нче баскыч, 4 — 2 нче баскыч һәм 5 җидееллык мәктәпләр), 27 китапханә, 1927 елда 285 мәктәп (шул исәптән 272 — 1 нче баскыч, 3 — 2 нче баскыч, 7 җидееллык һәм 1 тугызъеллык мәктәпләр) була.

1920 елда чәчүлек мәйданнар 281 148 га, 1925 елда 294 695 га тәшкил итә, шул исәптән арыш — 145 491 га, бодай — 31915 га, солы — 33 153 га, карабодай — 9843 га, борай — 253 44 га, бәрәңге — 3978 га, ясмык 3183 га мәйданда чәчелә. 1920 елда 72 723 крәстиян хуҗалыгы, 1925 елда 65 402 крәстиян хуҗалыгы һәм 80 авыл хуҗалыгы кооперативы; 417 552 баш терлек, шулардан 55 362 ат, 93381 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 47155 сыер), 221 545 баш мөгезле вак терлек (шул исәптән 195 226 сарык, 26 319 кәҗә), 47 264 баш дуңгыз исәпләнә.

БҮБК Президиумының 1930 ел 10 август карары нигезендә районлап бүленешкә күчүгә бәйле рәвештә Чистай кантоны Аксубай, Алексеев, Биләр, Яңа Чишмә, Октябрь, Беренче Май һәм Чистай районнарына бүленә.

Чыганаклар

Предварительные итоги переписи населения 28 августа 1920 г. Население 25 губерний Европейской и Азиатской России. М., 1921. Т. 1, вып. 2; 

Статистический сборник за 1913–1917 гг. М., 1921. Т. 7, вып. 1; 

Народное образование по основному обследованию 1920 года (1920–21 учеб. год): Поуездные итоги предварительного подсчета. М., 1922. Т. 12, вып. 1; 

Статистический справочник по промышленности ТССР. К., 1924; 

Статистический справочник по сельскому хозяйству. К., 1925; 

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928. Т. 3; 1929; 

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике: В 5 вып. К., 1928–29; 

Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Автор  — С.А.Фәйзуллин