Биографиясе

1925 елның 21 марты, Бөгелмә кантоны, хәзер Ютазы районы Иске Урыссу авылы — 1993 елның 20 декабре, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Колхоз рәисләрен әзерләү буенча Татарстан урта авыл хуҗалыгы мәктәбен (1955), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1961) тәмамлый.

1939–1986 елларда (бүленеп) К.Маркс исемендәге колхозда (Иске Урыссу) эшли: агроном (1955 елдан), рәис (1959 елдан).

1950–1952 елларда «Баштехснабнефть»нең Октябрьск базасында икътисадчы.

Юсупов җитәкчелегендә колхозда 70 тән артык җитештерү һәм социаль-көнкүреш объектлары төзелә. 1985 елда, 1959 ел белән чагыштырганда, бөртекле ашлык җитештерү күрсәткечләре 2,2 тапкыр, сөт һәм ит — 2,3 тапкыр, бөртекле ашлык уңышы — 1 га дан 11,4 ц дан 25 ц га, уртача еллык савым һәр сыердан 2203 кг нан 2907 кг га кадәр арта. Җитештерүнең табышлылык дәрәҗәсе 36,7% тәшкил итә (1985).

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Р.Г.Газизуллина