Барлыкка килүе

Урта гасырларда инглиз ташчылары корпорацияләрендә (цехларда) барлыкка килә. XVII йөздә яшәгән Бэкон, Бокль, Ян Каменский, Лейбниц — масоннар оешмасы әгъзалары. Англиядә 1688 елгы революция масоннар тарафыннан тормышка ашырыла. Тәхеткә утырган Вильгельм Оранский масоннар язган конституцияне тотып ант итә. XVII йөз ахырында масоннар хәрәкәтендә реформа уздырыла, 4 ложа кушыла һәм Англиядә бөек ложа хасил була (1717). Хәзерге масоннар хәрәкәте шуннан башлангыч ала. Англиядән Көнбатыш Европага, Азиягә (Һиндстан), Америкага (АКШ) һәм Россиягә үтеп керә.

Структурасы, принциплары

Ирекле ташчылар ордены үзенең структурасын (ложа — җирле оешма, бөек ложа — ил күләмендәге ложалар тупланмасы), иерархиясен (өйрәнчек, оста ярдәмчесе, оста, бөек оста), символикасын һ.б. үзенчәлекләрен урта гасырлардагы ташчы-төзүчеләр цехлары (борадәрлекләре), рыцарьлык орденнары һәм тамплиерлар, иоаннитлар, розенкрейцерлар кебек төрле мистик орденнардан ук килгән тәртиптә саклый.

Масоннар үз эшчәнлекләренең максатын шәхесне камилләштерүдә, «кешеләрне туганлык, мәхәббәт, тигезлек һәм үзара ярдәм аркылы берләштерүдә» күрәләр. Масоннарның төп принциплары — Югары (Бөек) Башлангычка, җанның үлемсезлегенә ышану — масонлык хәрәкәте өчен уртак була; соңрак ул берничә: «шотланд», «француз», «швед», «немец» һ.б. системаларга бүленә (алар бер-берсеннән ритуаллар, ложа әгъзаларының кайсы социаль катлауга каравы, фәлсәфи карашлары, символлары, масонлык дәрәҗәләренең саны белән аерыла).

Россиядә масоннар хәрәкәте

Россиядә масоннар хәрәкәте таралу турындагы беренче документаль мәгълүматлар 1730 елларга карый. XVIII йөз уртасында Россиядә масоннар күп түгел: графлардан З.Г. һәм И.Г.Чернышёвлар, Р.И.Воронцов, А.П.Сумароков, И.П.Елагин, кенәз М.М.Щербатов һәм бөек кенәз Пётр Федорович (булачак император Пётр III, ул Ораниенбаумда үз ложасын ача). И.П.Елагин масон ложасына 1750 елда керә. Император Елизавета Петровна, Елагинның бөек княгиня Екатерина Алексеевна яклылар фетнәсендә катнашуыннан шикләнеп, канцлер А.П.Бестужев-Рюмин эше буенча аны 1759 елда Казан губернасына сөрдерә. И.П.Елагин үзенең Казан янындагы утарында яши, Екатерина II тәхеткә утыргач, 1762 елда башкалага чакыртып алына, әмма Казан белән элемтәсен өзми. 1770 еллар башында ул, Россиядәге масон ложаларын берләштереп, аларга җитәкчелек итә, үз системасын булдыра. 1772 елда ул Рус провинция ложасының Бөек остасы дәрәҗәсенә ия була, Р.И.Воронцов — шул ук ложада җирле оста, С.В.Перфильев (Г.Р.Державинның дусты) провинция хәзинәләренең бөек сакчысы вазифасын үтиләр (Г.Р.Державин шулай ук масон булгандыр дип фараз ителә; соңрак, Павел I чорында, ул масон ордены белән бүләкләнә).

1774 елда Елагин Санкт-Петербургта «Тугыз Муза», «Урания», «Беллона» ложаларын, Мәскәүдә «Клио» ложасын ача. А.И.Бибиков, кенәз А.И.Мещерский, А.Н.Радищев «Урания» ложасына керәләр. 1770 елларда Елагин карамагындагы ложалар арасында

1776 елда Казанда ачылган «Таң Кояшы» ложасы да була (әгъзалары һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар юк). Башкалада яшәгән Казан дворяны В.И.Полянскийның масон булганлыгы билгеле. Екатерина II аны өметле күренгән башка яшьләр белән, философия һәм сәнгать белемен өйрәнү өчен, Италиягә һәм Франциягә җибәрә, Полянский анда, Вольтер белән танышып, үзе турында уңай фикер тудыра. Россиягә кайтканнан соң, 1772–1778 елларда СА секретаре һәм масон ложасы әгъзасы. Тискәре гамәлләре (кеше хатынын тартып ала, жандармнарга каршы кылыч күтәрә) өчен аны Петербургтан сөрәләр. Граф З.Г.Чернышёв тәкъдиме белән ул Могилёв наместниклыгына киңәшче итеп билгеләнә. 1778–1779 елларда Могилёвта В.И.Полянский ложасы эшли. 1780 елда отставкага чыгып, Казанга кайта, әмма масонлык эшчәнлеген ташламый. 1770 еллар ахырыннан Россия масоннар хәрәкәте үзәге Мәскәүгә күчә.

Казан төбәгендә массоннар

Даими рәвештә Казанда үз утарларында яшәгән масоннарның берсе —  А.Л.Лихачёв. 1773 елда ул Семёнов полкы лейб-гвардиясеннән отставкага чыга һәм Спас өязенең Полянки авылында яши башлый. «Новиковның мистика тулы китапларыннан» китапханә туплый, бу китаплар аны масон буларак кызыксындыра. Тикшеренүчеләр Лихачёвны «Таң Кояшы» ложасы эшчәнлегендә күренекле урын тоткан, дип исәплиләр, Ложаны да ул үзе яки Панаев нигезләгән, дип фаразлыйлар. Лихачёв китапханәсендә масон ложалары әгъзалары, Казан алпавытлары И.И.Панаев, И.И.Завалишин (кара Завалишиннар) һәм П.Н.Ивашев (кара Ивашевлар) язып бүләк иткән китаплар шактый була. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Полянкида «масон киемнәре, тамгалары, крепостной малярлар ясаган ниндидер декорацияләр» озак вакытлар саклана әле (соңыннан алар барысы да диярлек А.Л.Лихачёв оныгы Фёдор Семёновичның тол хатыны — И.И.Панаев кызы тарафыннан юк ителә). А.Л.Лихачёв үз заманы өчен укымышлы кеше була, 1791 елда ул — Казанда Н.М.Карамзинның «Московский журнал»ын алдыручы бердәнбер кеше. 1787–1803 елларда Казан дворяннар җыены депутаты, дворян нәселләре шәҗәрәләре китапларын төзүдә катнаша, 1798–1804 елларда Казан халык училищесе директоры. С.А.Москотильников түгәрәге әгъзалары белән тыгыз элемтәдә тора.

Эшчәнлеге белән Н.И.Новиковка теләктәш И.И.Панаев (Петербург масоны, 1780–1781 елларда «Горус» ложасында һәм Мәскәүнең «Өч Байрак» ложасында урын остасы) 1783 елда Пермьдә «Алтын Ачкыч» ложасын ача, шул ук ел ахырында Казандагы «Таң Кояшы» ложасында урын остасы булып сайлана. Казан алпавыты Н.В.Страховага өйләнгәннән соң, ул берничә ел Казанда яши, 1786 елда Пермьгә губерна прокуроры итеп билгеләнә. Казан ложасы утырышларында В.И.Полянский да катнашкан булырга тиеш (1784 елның 23 нояберендә аның масонлыкта кабат торгызылуы турында кабер ташына язылган). 1783–1786 елларда Казандагы «Таң Кояшы» ложасы И.И.Панаев җитәкчелегендә эшли. Бу ложа мөһеренең уң ягында кояш «йөзе» сурәтләнгән, сулда — балта һәм чүкеч, түбәнге өлештә — рәшәткәле чардуган һәм баш сөяге сурәте төшерелгән кабер ташы; аста русча «Көчнең карасы кача» («Убегает силы тьма»), дип язылган, өстә шул ук сүзләр латин телендә кабатланган.

Казан төбәге белән бәйләнешле атаклы Мәскәү масоннарыннан берсе — П.А.Татищев. 1783 елда ул «Таҗлы Байрак» ложасында префект, 8 нче провинция приоры һәм директория әгъзасы булып тора. Казанда аны яхшы беләләр: әнисе Анастасия Нефёдовнадан аңа Кудрявцевларның нәсел утарлары мирас булып күчә, еш кына Казанда һәм Каймарда булгалый, Казан масоннары белән элемтәдә тора.

1784 елда Мәскәү масоннары Ирекле ташчылар орденында оешкан розенкрейцерлар берлегенә кушылалар. 20 ләп масонга Алтын-Алсу Хачның иң югары дәрәҗәсе бирелә. Орден директорлары урынын Н.И.Новиков, кенәз И.В.Лопухин, С.И.Гамалея һәм И.А.Позднеев били (И.Г.Шварц вафат булганнан соң, Россия орденнары башлыгы). Алар иҗтимагый-агарту эшчәнлекләре белән танылалар, «Дустанә гыйльми җәмгыять», Басмаханә компаниясе, Филология һәм Тәрҗемә семинарияләре, китапханә оештыралар, берничә мәктәп ачалар. Тәрҗемә семинариясенә Казаннан да берничә укучы чакыртыла (анда бушлай укыталар).

Н.И.Новиков исәпләвенчә, 1782–1786 елларда Мәскәү идарәсенә 19 ложа керә (13 е — Мәскәүдә; Казан, Вологда, Кременчуг, Могилёв, Орёл, Харьковта — 1 әр ложа).

XVIII йөз ахырында Казанда С.А.Москотильниковның әдәби түгәрәге оеша, аның әгъзалары масоннар була. Савва Андреевич Казанга 1793 елда Ярославльдән килә. Ул шул вакытта ук масон булгандыр дип фараз ителә, чөнки 1794 елда Казандагы масоннар башлыгы булып китә. Тәрҗемәче С.А.Москотильников, шагыйрь Г.П.Каменев, укытучы И.И.Чернявский, тарихчы Н.С.Арцыбашев, актёр В.Р.Бобровскийны уртак кызыксынулар — масонлык һәм әдәбият берләштерә. Түгәрәк XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында Казан шәһәренең мәдәни тормышында әһәмиятле роль уйный, танылган публицист, берничә масон ложасы һәм Новиковның «Дустанә гыйльми җәмгыяте» әгъзасы, «барлык рус туганнарның күзәтчесе» И.В.Лопухин белән даими элемтәдә тора. 1797 елда, Лопухин Казанга килеп киткәннән соң, багланышлар тагын да ныгый. XIX йөзнең беренче елларында Казан масоннары, үз хезмәтләреннән альманах рәвешендә җыентык бастырып, аны И.В.Лопухинга багышларга ниятлиләр, ләкин басма дөнья күрми кала. Төбәк тарихчысы П.А.Пономарёв язганча, «бу зыялы түгәрәк Казанда алты ел буе уңышлы эшли» һәм «XVIII йөзнең иң гүзәл башлангычлары белән рухланган» түгәрәк әгъзалары «шул чор Казан җәмәгатьчелегендә мәдәният пионерлары» вазифасын башкара. Философия һәм табигыять фәннәре гыйлемнәренә, күркәм рухи-әхлакый сыйфатларга ия Москотильников тиз арада әлеге түгәрәкнең үзәк фигурасына әверелә. Аны масоннарның Казандагы соңгы вәкиле дип атыйлар. Москотильниковның масонлыкка нисбәтле кәгазьләре сакланмаган диярлек, ул үләр алдыннан аларны яндыра. Нибары 2 масон җыры, 1 шигырь, 1 чыгыш тексты (барысы да — сирәк документ) һәм үзе язган «Котылу эзләүчегә нәсихәт» («Наставление ищущему спасения») кулъязмасы сакланып калган. Бу масон оешмасының исеме һәм эшчәнлеге тукталу датасы мәгълүм түгел.

1798 елда Казанда Павел I булып китә. 1796 елда ул Н.И.Новиковны иреккә чыгара, А.Н.Радищевны сөргеннән кайтарта. Новиков эше буенча җәбер күргән И.И.Панаев язмышы белән аерым кызыксына (аңа Панаевның 1796 елның октябрендә Пермьдә үлүе турында әйтәләр). 1798 елда Павел I Мальта ордены гроссмейстеры дәрәҗәсе ала һәм Россиянең Бөек Приорлыгына нигез салынуны раслый. Аның Казан масоннары белән очрашуы яки очрашмавы мәгълүм түгел, чөнки Павел I нең ирекле ташчылар идеалларына карата мөнәсәбәте суынганнан соң (бу идеаллар полиция дәүләте чынбарлыгы белән яраша алмый), патшаның масоннарга карашына кагылышлы документларының күпчелеге юк ителә. Фәкать Казанда императорның уллары өчен масон В.И.Чемесов йорты әзерләнеп куелу турында гына билгеле. Аның бакчасында масоннарның җыелышлары уза торган мәгарә була. Императорның Казан гимназиясенә карата кайгыртучанлык күрсәтүе В.И.Полянскийны гимназиягә шәхси китапханәсен бүләк итү ниятенә этәрә (соңрак китапханә университетка тапшырыла).

Павел I патшалык иткән чорда ложаларның кабат торгызылуы Россиядә иҗтимагый аңның XIX йөз башында масонлык «фәненнән» алгарак китеп, ложалардан яңа, сәяси эчтәлек эзләвен күрсәтә.

1817 елда «Астрея» ложасы Казан губернаторы М.П.Баратаевка Казан һәм Себер губерналарында масоннарга өч төрле дәрәҗә бирү хокукы, ысуллары һәм вәкаләте тапшыра. 1818 елда М.П.Баратаев Сембердә «Игелек Ачкычы» ложасы ача. Бу ложага 1818 елның 11 февралендә М.П.Баратаев тарафыннан Казан университеты профессоры К.Ф.Фукс кабул ителә; 1821 елда Сембердә аңа 1 нче дәрәҗә бирелә. Казан университеты профессорлары арасыннан масоннар: А.И.Арнольд («Игелек Ачкычы», Сембер, 1822), В.Р.Берви («Өч Айбалта», Ревель, 1820), И.А.Литтров («Берләшкән Дуслар», Петербург, 1816), Ф.И.Эрдман, («Берләшкән Дуслар», 1816), Ф.Х.Эрдман («Аполлон», Лейпциг, 1809).

XIX йөзнең 1 нче яртысында масон ложалары дворяннарның хөкүмәт сәясәтенә карата оппозициясе буларак карала, масон идеяләренең киң колачлылыгы төрле иҗтимагый даирә вәкилләрен масонлык хәрәкәтенә тарта. Александр I хөкүмәте масон ложалары эшчәнлеген үз мәнфәгатьләрендә кулланырга омтыла. Әмма бу өметләр акланмый; «иң югары дәрәҗәдәге» конспиратив ложалар оеша башлый, масоннарның декабристлар белән тыгыз бәйләнештә булуы ачыклана. 1822 елда масон ложалары тыела, 1826 елда Николай I бу тыюны раслый.

Масоннар алга таба Россиянең иҗтимагый тормышында актив катнашмыйлар, шулай да XX йөз башында Дәүләт Думасында алар күпчелекне тәшкил итәләр (араларында И.В.Годнев та була), масоннар 1917 елгы Февраль революциясенең җиңеп чыгуында хәлиткеч роль уйныйлар, Вакытлы хөкүмәтне алар төзи. 1920–1930 елларда рус эмигрантлары арасында масоннар байтак була.

1992 елда РФ Президенты Б.Н.Ельцин Россиянең Мальта ордены белән мөнәсәбәтләрен кабат торгыза. 2007 елның апрелендә Көнчыгыш Европаның 20 масон ложасы вәкилләре, Прага шәһәренә җыелып, алдагы эшчәнлекнең юнәлешләрен билгелиләр, Көнчыгыш Европа масон оешмаларының максатларын ачыклыйлар.

Әдәбият       

Лонгинов М.Н. Новиков и масонские мартинисты. М., 1867;

Пыпин А.Н. Хронологический указатель русских лож от первого введения масонства до запрещения его: 1731–1822. СПб., 1873;

шул ук. Русское масонство XVIII и первой четверти XIX в. П., 1916;

Аврех А.Я. Масоны и революция. М., 1990.

Автор — А.В.Гарзавина