Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1890 елда ачыла), 2 җил тегермәне, тимерчелек, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1058,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Шигали авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1940 елда авылда Суворов исем. колхоз (Иске Шигали авылы) оештырыла. 1957 елга кадәр “Передовик” колхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1957 елдан – “Кулаевский” совхозы, 1960 елдан – “Пестречинский” совхозы (Иске һәм Яңа Шигали авыллары территориясендә совхоз бүлекчәсе оештырыла), 1970 елда мөстәкыйль “Шигалеевский” совхозы, 1997 елда “Шигалеевский” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2000 елда “Газовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Авылга якында “Сельхозхимия” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли (“Таттрансгаз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы), аның карамагында дуңгыз фермасы, машина-трактор паркы, ындыр табагы бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2002 елга кадәр), клуб, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), Габдрахман ибне Ауф исем. мәчет (2022 елдан) эшли.

Авыл территориясендә “Царёво Утары” торак комплексы төзелә, Советлар Союзы Герое Г.К.Камалиев исем. күпфункцияле лицей (2020 елдан), “Ивушка” (2019 елдан), “Росток” (2020 елдан) балалар бакчалары, табиб амбулаториясе (2022 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Л.И.Чибриков (1925–2001) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның, РФнең атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 399,
1897 елда – 517,
1908 елда – 584,
1920 елда – 624,
1926 елда – 600,
1949 елда – 286,
1958 елда – 206,
1970 елда – 218,
1979 елда – 162,
1989 елда – 226,
2002 елда – 225,
2010 елда – 303,
2020 елда – 404 кеше;
“Царёво Утары” торак комплексы территориясендә 2020 елда – 5869 кеше (татарлар – 51%, руслар – 43%).