Эчтәлек

1876 елда ачыла. Шәһәр училищеләренә, 1912 елдан Казан уку-укыту округы өчен югары башлангыч училищеләргә укытучылар әзерләү максатында оештырыла.

Педагогика һәм гомуми белем дәрәҗәсе тәмамланмаган югары белем алуга тиң була. Институтка шәһәр училищеләрен бик яхшыга тәмамлаучылар һәм, укытучылар семинариясен тәмамлап, ике ел башлангыч мәктәптә эшләп килүчеләр кабул ителә. Уку срогы 3 ел, ел саен 60–70 кеше алына һәм тәмамлый.

Идел буе регионында югары дәрәҗәдәге бердәнбер махсус педагогик уку йорты буларак, институт эре методик үзәккә әверелә. Укытучылар коллективында тәҗрибәле белгечләр, ш ул исәптән Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе профессорлары һәм доцентлары (А.И.Дружинин, Н.К.Невзоров, М.Н.Пинегин) эшли. Укытучыларның күпчелеге — институт һәм шәһәр училищеләре өчен дәреслекләр авторлары.

1896–1902 елларда Казан укытучылар институтының директоры күренекле педагог А.И.Анастасиев була. Институтта педагогика, дидактика теориясен өйрәнүгә, педагогик практикага (институт каршындагы шәһәр үрнәк училищесендә узалар) зур игътибар бирелә.

1917 елга кадәр институтка бары тик православие динендәгеләр генә кабул ителә, программада Илаһи Канун (Закон Божий) мөһим урын алып тора. Институтны тәмамлаучылар математика, гуманитар, табигыять фәннәрен тулы булмаган урта мәктәптә укытырга сәләтле киң профильле укытучылар була, гимназия укытучылары, Халык мәгарифе министрлыгы ведомствосы чиновниклары булып эшли. Институтта чуаш, мари һәм мордвалар укый, аларның күпчелеге милли хәрәкәт һәм мәгариф эшлеклеләренә әверелә, шул исәптән совет чорында да (педагоглар — чуашлар О.А.Андреев, Я.З.Захаров, мордвалар Ф.Ф.Советкин, И.Ф.Прокаев, марилар — И.Т.Матюков, М.И.Веткин).

1918 елда Казан укытучылар институты Казан педагогия институты — югары уку йорты итеп үзгәртелә, шуннан Казан педагогика университеты тарихы башлана.

Әдәбият

Троицкий С.М. Историческая записка о Казанском учительском институте за 25 лет его существования. К., 1901;

Казанский государственный педагогический институт. К., 1974;

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в Казанской губернии в середине XIX — начале XX веков. К., 2001.