Биографиясе

1906 ел, Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәре – 1977 елның 24 апреле, Казан.

1923 елда Казан университетының биология факультетына укырга керә, бер елдан студентларның “Табигатьне яратучылар” фәнни түгәрәге идарәсе әгъзасы була, соңрак “Җир өстендәге умырткалы хайваннарны өйрәнү” секциясен оештыра. 1929 елда Табигатьне саклау буенча 1 нче Бөтенроссия съездында катнаша.

Н.Д.Григорьев гомеренең шактый өлеше Казан зооботаника бакчасы белән бәйле була. 1925 елда, әле университет студенты булганда, Н.Д.Григорьев оештыру комитеты әгъзасы итеп сайлана, 1931–1933 һәм 1943–1949 елларда зооботаника бакчасын җитәкли.

Н.Д.Григорьев Идел-Кама аучылык биология станциясен оештыруда актив катнаша, соңрак ул станция Бөтенсоюз аучылык һәм җәнлекләр үрчетү фәнни-тикшеренү институты лабораториясе итеп үзгәртелә. Анда ул 1928 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли: хезмәткәр, директор урынбасары, директор, еш кына экспедицияләрдә катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында Николай Дмитриевич Казанда урнашкан СССР Фәннәр академиясенең биология бүлеге каршында Азык-төлек һәм терлек азыгы ресурсларын киңәйтү комиссиясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Бу чолганышта калган разведчиклар, десантчылар, партизаннар һәм Кызыл Армиянең башка сугышчылары өчен бик мөһим була. Әлеге тема буенча Н.Д.Григорьев күренекле галим-эколог Виктор Алексеевич Попов белән бергә 1943–1944 елларда ике хезмәт бастыра. Аларның берсе 1943 елда Казанда уздырылган “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан өстәмә азык ресурслары” күргәзмәсе өчен нигез була.

Н.Д.Григорьев сугыш елларында Ленинград зоопаркыннан эвакуацияләнгән хайваннарны Казан зооботаника бакчасында саклауда зур роль уйный.

Казанның Сталин районы Советы депутаты, ТАССР Дәүләт музееның Гыйльми советы әгъзасы, Республика советы әгъзасы һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте Татарстан оешмасының хайваннарны саклау секциясе рәисе. Казан университеты каршында Табигыятьчеләр җәмгыяте советы әгъзасы.

Соңрак Н.Д.Григорьев аучылык белеме, табигатьне саклауның гомуми мәсьәләләре белән шөгыльләнүен һәм шулай ук дүртаяклыларның аерым төрләрен һәм төркемнәрен өйрәнүен дәвам итә. Аның имезүчеләр буенча хезмәтләре билгеле: җофар (1930), сукыр тычкан (1940, 1964, 1965), төлке (1940), ак төлке (1952), ас (1938, 1939), колонок (1929, 1951), кама (1964, 1969), Америка чәшкесе (1969), ак куян (1940), кондыз (1951, 1960, 1962, 1963, 1969, 1973–1976). Ул ике томлык “Идел-Кама төбәге кошлары” китабындагы “Лачынсыманнар” һәм “Ракшасыманнар” очерклары авторы. Барлыгы 48 хезмәт бастырып чыгара.

Зоопарк белән бәйле хайваннар турында хикәяләр яза. Кайбер кыска мәкаләләре 1996 елда Татарстан Республикасы Экология министрлыгы химаясендә чыгучы “Табигать” газетасында басыла.

 Бүләкләре

ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы (1944) һәм “Бөек Ватан сугышы елларындагы данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.