- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 23 км төньяк-көнбатыштарак, Саурыш елгасы буенда урнашкан
Авылга XVIII йөз башында Иске Саурыш авылыннан чыккан чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек һәм он тарту киң таралган була.
1749 елда приход ачыла, 1761 елда Христово-Рождество чиркәве төзелә (1871 елда сүтелә, аның урынында яңа чиркәү төзелә). XVIII йөз ахырында авыл приходына Иске Саурыш, Ишәле, Югары һәм Түбән Кондрат, Чуаш һәм Керәшен Ялтаны, Чуаш Майнасы авыллары карый.
1871 елда авылга руслар күчеп килә.
1841−1851, 1861−1863 елларда чиркәү-приход мәктәбе эшли. 1871 елда бер класслы рус-чуаш катнаш земство мәктәбе ачыла, 1875 елда яңа бина төзелә (1884 елда 41 ир бала һәм кыз бала укый, 1895 елда – 49 ир бала һәм 12 кыз бала), 1904 елда янгын вакытында юкка чыга.
1896 елда Төрнәс авылыннан укытучылар мәктәбе бинасы китерелә, анда ике класслы ир балалар укытучылар мәктәбе ачыла (1906 елда 59 ир бала укый, 1916 елда – 46 ир бала). 1899 елда укытучылар мәктәбе каршында бер класслы рус-чуаш катнаш мәктәп ачыла (1906 елда 55 ир бала һәм 19 кыз бала укый, 1916 елда – 71 ир бала һәм 47 кыз бала).
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, фельдшерлык пункты, тегермән, ярма яргыч, 3 тимерчелек, йөзем шәрабы базы, 2 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете була; сишәмбе базары һәм 2 ярминкә (Пасхадан соң тугызынчы атнада якшәмбе көнендә һәм 10 сентябрьдә) эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1310 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер Саурыш авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылның руслар яши торган өлешендә “Победа”, чуашлар яши торган өлешендә “Красная Звезда” колхозлары оештырыла (1930 елда таркала, 1931 елда яңадан оештырыла). 1932 елда “Искра” колхозына берләшәләр. 1953 елда аның составына “Октябрьнең 13 еллыгы” колхозы (Түбән Саурыш авылы) керә һәм уртак “Куйбышев исемендәге колхоз” оештырыла (Саурыш авылы – үзәк утар). 1958 елда аның составына “Коминтерн” колхозы (Иске Саурыш авылы) керә, үзәк Иске Саурыш авылына күчә.
1989 елда 2 өлешкә: Куйбышев исемендәге (Иске Саурыш авылы һәм Васильевка поселогы) һәм “Байрак” колхозларына (Саурыш һәм Түбән Саурыш авыллары) бүленә.
Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарыкчылык белән шөгыльләнә.
1918 елда авылда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, 1928 елда − колхоз яшьләре мәктәбенә, 1834 елда – тулы булмаган урта мәктәпкә, 1936 елда – урта, Бөек Ватан сугышы елларында – башлангыч, сугыштан соңгы елларда – тулы булмаган урта мәктәпкә, 2008 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.
1929 елда чиркәү ябыла (бинада ашлык амбары урнаша, 1950 еллардан соң – клуб; бина өлешчә сакланган).
Авылда башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты бар.
Авыл янында археология истәлеге – Саурыш авыллыгы табыла (датасы билгесез).
В.И.Рождественский (1868−1931) – дин эшлеклесе, Крестоводвижение храмы протоиерее (1931 елга кадәр).
1782 елда – 160 ир заты;
1859 елда −337,
1897 елда – 693,
1908 елда – 819,
1920 елда – 900,
1926 елда – 798,
1938 елда – 630,
1949 елда – 409,
1958 елда – 372,
1970 елда – 311,
1979 елда – 342,
1989 елда – 154,
2002 елда – 118,
2010 елда – 110,
2015 елда – 109 кеше (чуашлар – 74%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.