- РУС
- ТАТ
Татарстанның Аксубай районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Аксубай поселогыннан 25 км төньяк-көнбатыштарак Саурыш елгасы буенда урнашкан
Авыл 1699 елдан мәгълүм.
Революциягә кадәрге чыганакларда Починок по речке Адам, Мехедерово, Красное Болото исемнәре белән дә билгеле.
XVII йөз ахырында ясаклы Адам авылыннан чыгучылар тарафыннан Мехедерово авылына нигез салына. XVIII йөз башында Иске Саурыш авылы кешеләре Мехедерево авылы янында урнашып Красное Болото авылына нигез сала. Соңыннан бу авыллар берләштерелә.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1913 елда авылда Изге Гурий борадәрлегенең бер сыйныфлы катнаш чуаш мәктәбе була (1914 елда 22 ир бала, 1916 елда 9 ир бала һәм 6 кыз бала укый), 1917 елда ябыла.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 613 дисәтинә тәшкил итә.
Авыл Саурыш авылы Христово-Рождество чиркәве приходына карый.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.
1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.
Хәзер Саурыш авыл җирлеге составына керә.
1930 елда “Октябрьнең 13 еллыгы” колхозы оештырыла, 1953 елда “Искра” колхозы (Саурыш авылы) белән Куйбышев исемендәге колхозга берләштерелә. 1989 елда колхоз 2 өлешкә: Куйбышев исемендәге (Иске Саурыш авылы һәм Васильевка поселогы) һәм “Знамя” (Саурыш һәм Түбән Саурыш авыллары) колхозларына бүленә.
1995− 2008 елларда “Чирмешән” күмәк предприятиесе.
Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1960 елларда ябыла.
Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Авыл янында 4 Түбән Саурыш авыллыгы (I, II, III, IV), монголларга кадәр чор Идел буе Болгар истәлекләре һәм Имәнкискә культурасы торулыгы табыла.
1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 702,
1897 елда – 920,
1908 елда – 1103,
1920 елда – 363,
1926 елда – 316,
1938 елда – 372,
1949 елда – 327,
1958 елда – 257,
1970 елда – 327,
1979 елда – 277,
1989 елда – 215,
2002 елда – 229,
2010 елда – 221,
2015 елда − 222 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.