Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның төньягында, Красноярск шәһәреннән 1502 км читтә урнашкан. 1935 елда оештырыла, 1953 елдан – шәһәр.

Халкы – 177,4 мең кеше (2016 ел). Татарлар 2010 елда –2972 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Норильск шәһәренә татарларның килеп урнашуы 1930 елларда Норильск тау-металлургия комбинаты (хәзер «Норильск никеле» тау-металлургия компаниясе» АҖ) төзелә башлау белән бәйле.

1998 елдан шәһәрдә «Нуркамал» мәчете эшли. 2007 елда татарларның «Берлек-Союз» милли-мәдәни автономисяе оештырыла.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә РФнең һәм ТРның атказанган артисты Р.В.Хәйруллина туган.

Атказанган спорт остасы (йөзү) И.Г.Фәйзуллинның тормышы һәм эшчәнлеге Норильск шәһәре белән бәйле.