Яшел Үзән районы Садовый посёлогында урнашкан.

Мәйданы 21,5 га. 1921 елда Казан университетының урман факультеты укытучылары инициативасы белән оештырыла. Европа, Азия, Американың уртача киңлекләрендә ачык грунтта үсә торган 400 дән артык төр һәм төрчәне (94 ыруг, 39 семьялык) үз эченә алган агач-куак коллекциясе Татарстанда иң эреләрдән санала.

Идел-Кама саклаулыгы дендрариендә коллекция кишәрлегеннән тыш, интродукцияле үсемлекләр питомнигы, тал, тирәк плантацияләре, парк кишәрлеге бар.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: агач һәм куак үсемлекләрен климатка яраклаштыру, биологик төрлелекне саклау, халыкны экологик яктан агарту.

Дендрарий башта Н.К. Вехов җитәкчелегендә урман факультетының уку базасы буларак нигезләнә һәм 0,46 га мәйданлы дендрологик питомниктан гыйбарәт була. 1926-28 елларда М.Л.Стельмахович җитәкчелегендә питомникта җыелган материал нигезендә 3,84 га мәйданда дендрарий коллекциясе урнаша. 1934-60 елларда дендрарий Татарстан урман-тәҗрибә станциясе карамагында була. Бу чорда Б.М. Алимбәк җитәкчелегендә питомник киңәя, парк участогына нигез салына, дендрарий хәзерге мәйданына җитә. 1960 елдан саклаулык составында.

Идел-Кама саклаулыгы дендрариендә төрле елларда илебезнең танылган дендролог һәм урман белгечләре: В.К. Войт, Л.И. Яшнов, М.Л. Колпиков, Д.И. Морохин, Н.В. Напалков эшли.

Дендрарий җирлегендә 519 агач һәм куак төрен климатка яраклаштыру (акклиматизация) тәҗрибәсе уза.

Россия, Украина, Литва, Германия, АКШның ботаника учреждениеләреннән китерелгән 1 меңнән артык үсемлек орлыгы үрнәкләре файдаланыла.

Идел-Кама саклаулыгы дендрарие РФнең ботаника бакчалары советына керә.

Анда ел саен 3,5-4 мең экскурсант була; торак пунктларны яшелләндерүгә