Эчтәлек

1939 елның 16 июненә кадәр Татар Буклаучы дип йөртелә, революциягә кадәрге чыганакларда Пөшәңгәр-Баклауш буларак та билгеле.

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет (1942 елда ябыла), 1908 елда вак-төякләр кибете була.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 387,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкич авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елда берләштерелгән “Северный” совхозы составына керә. 1988 елдан “Акчишмә” совхозы, 1993 елдан “Ак Чишмә” күмәк предприятиесе, 1999 елдан “Ак Чишмә” авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2007 елдан “Ак Чишмә” агрофирмасы”, 2014 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда “Зариф” мәчете (2010 елдан), башлангыч мәктәп (1993–2007 елларда тулы булмаган урта мәктәп), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә эшли.

"Зариф" мәчете. Татарстанның Арча районы Ак Чишмә авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 33 ир заты;
1859 елда – 166,
1878 елда – 225,
1885 елда – 264,
1897 елда – 312,
1908 елда – 271,
1920 елда – 336,
1926 елда – 386,
1949 елда – 332,
1958 елда – 312,
1970 елда – 370,
1979 елда – 274,
1989 елда – 237,
2002 елда – 252,
2010 елда – 234,
2015 елда – 229 (татарлар).