? – 1918 елдан соң.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң татар милли хәрәкәтендә актив катнашучы. Саратов мөселман социалистлары башлыгы, «Мохтарият» газетасы мөхәррире. Бөтенроссия мөселманнарының беренче һәм икенче корылтайларында катнаша. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918 еллар), Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәте әгъзасы. Җирле мохтарият нигезләрен әзерләү комиссиясе эшендә актив катнаша. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Автор – Д.М.Госманова