Эчтәлек

1917 елның октябрендә «Гасыр» нәшрияты тарафыннан «Аң» журналын чыгару өчен сатып алына.

Г.Х.Рәхмәтуллин булышлыгы белән ачыла. Басмаханәнең башлап оештыручылары һәм хуҗалары Ә.Хәсәни, З.Хәсәния, Г.Кәрамнар. Бер тиз басу машинасы, 2 «бостонка» һ.б. җиһазлары була. А.Төхфәтуллин җитәкчелегендә 8 кеше эшли.

1917–1918 елларда басмаханә Казан хәрби коменданты, Идел буе Хәрби округы штабы ихтыяҗларын үти, шулай ук Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе штабы, өяз азык-төлек комитеты заказларын бастыра.

1918 елның ноябреннән 1919 елның февраленә кадәр совет хакимияте органнары басмаханәне арендада тота һәм РСДРП(б)ның Казан губернасы комитеты һәм Казан губернасы Халык хуҗалыгы советы заказларын башкара. Аренда срогы чыккач, хуҗалар басмаханәне хөкүмәткә тапшыралар.

1919 елның июнендә дәүләт милкенә күчә һәм 2 нче дәүләт басмаханәсе белән кушыла.

Әдәбият

Гафуров В.З., Мифтахова З.З. Развитие полиграфии и печати в Татарии. Казань, 1977.

Каримуллин А.Г. Книги и люди. Казань, 1985.

Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги (1917–1932). Казань, 1989.