Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Вольная Алькина авылы буларак та искә алына.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 300 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасы Чистай өязенең Изгар волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Чабаксар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта «Воля» колхозы оештырыла. 1950 елдан – берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Чуаш Чабаксары авылы), 1957 елдан – «Алга» совхозы (үзәк утары – Чистай районы Изгар авылы; Благодаровка поселогы – совхозның 3 нче бүлекчәсендә), 1974 елдан – «Закамский» совхозы (үзәк утары – Благодаровка поселогы; совхоз шулай ук Рус Чабаксары, Чуаш Чабаксары, Татар Алкины, юкка чыккан Чудиновка поселоклары хуҗалыкларын берләштерә. 1991 елда «Закамский» совхозыннан «Чебоксарский» совхозы аерылып чыга; үзәк утары – Рус Чабаксары авылы; 1992 елгы мәгълүматлар буенча, «Закамский» совхозының үзәк утары Чуаш Чабаксары авылына күчерелә), 1995–2004 елларда – «Закамский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта – «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 81,
1897 елда – 144,
1908 елда – 189,
1920 елда – 187,
1926 елда – 202,
1938 елда – 163,
1949 елда – 140,
1958 елда – 68,
1970 елда – 83,
1979 елда – 133,
1989 елда – 76,
2002 елда – 87,
2010 елда – 82,
2020 елда – 68 кеше (чуашлар).