Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Благовещенский, Түбән Казиле исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (элеккеге дворян П.И.Берстель һәм Яковлева крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, тимерчелек, киез-киез итек басу, пыяла ясау һәм тегүчелек кәсепчелеге тарала.

XVIII йөз башында авылда православие приходы оеша, 1741 елда Благовещение чиркәве төзелә (рус бароккосы стилендәге дини архитектура истәлеге; 1930 елларда ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, 2009 елда төзекләндерү эшләре башлана).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Благовещение чиркәве, земство хастаханәсе, земство мәктәбе (1869 елда ачыла), 2 май язу заводы, 2 тегермән, ярма яргыч, тимерчелек, йон-тукыма ману остаханәсе, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете була; чәршәмбе саен базар, 6 декабрь һәм 9 май көннәрендә ярминкәләр эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1463 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волосте үзәге була.

1920 елдан − ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Татар Казысы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Парижская Коммуна” колхозы оештырыла. 1951 елда «Светлый путь» (Комаровка авылы, юкка чыккан), «Первое мая» (Югары Рус Казиле, Яңа Гремячка авыллары, икесе дә юкка чыккан) колхозлары кушыла, 1960 елдан авыл – “Заря” (Керәшен Сәрдәсе авылы), 1966 елдан “Татарстан” (үзәк утар − Татар Казысы авылы) колхозларында, 1996 елда – “Татарстан” күмәк предприятиесенә, 1997 елда “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына (2007 елга кадәр эшли) үзгәртелә.

Мәдәният

2009 елда Благовещение чиркәве каршында наркобәйлеләр өчен ”Ковчег” (соңыннан “Благовещение” исеменә үзгәртелә) тернәкләндерү үзәге оештырыла, 2013 елда авыл янында Ксения Петербургская кәшәнәсе төзелә.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Казиле табылдыгы I (неолит-бронза дәвере),
  • Казиле II табылдыгы (монголларгача һәм Алтын Урда чоры болгар истәлекләре),
  • Казиле (Красный Яр) авыллыгы,
  • Казиле табылдыгы (Алтын Урда чоры болгар истәлеге) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Н.А.Абрамов (1897–1973) – терапевт, ТАССР сәламәтлек саклау министры (1950–1952 елларда);

В.И.Никольский (1850–1919) – фармаколог, профессор;

А.П.Харитонов (1903–1976) – икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 291 ир заты;
1859 елда – 874,
1897 елда – 1062,
1908 елда – 1223,
1920 елда – 1187,
1926 елда – 912,
1949 елда – 411,
1958 елда – 385,
1970 елда – 261,
1979 елда – 112,
1989 елда – 31,
2002 елда – 12,
2010 елда – 9,
2020 елда – 8 кеше (руслар – 92%).