Формалары, тармаклары, юнәлешләре

Төбәкчелек белеме оештыру формалары буенча дәүләт (фәнни), җәмәгать һәм мәктәп төркемнәренә бүленә.

Тарих, география, әдәбият һ.б. белем тармакларын эченә ала.

Туган як, аның тарихы һәм күренекле кешеләре турындагы белемнәрне хезмәтнең музей формалары аша, гаммәви мәгълүмат чараларында һ.б.да тарату төбәкчелек белемендә мөһим юнәлеш булып тора. Россиядә төбәкчелек эшчәнлеге күптәннән алып барыла, ләкин «төбәкчелек белеме» атамасы бары тик ХХ йөзнең 1 нче утызъеллыгында гына киң кулланыла башлый; совет чорында, башлыча, төбәк җирле халык көче белән өйрәнелә дип кабул ителә.

Иң элек географик һәм тарихи төбәкчелек белеме формалаша башлый. Урта Идел буе җирләре беренче тапкыр урта гасырлар гарәп сәяхәтчеләре Ибне Фазлан, Ибне Рустә һ.б. тарафыннан тасвирлана. 1135–1136 елларда һәм 1150 елда Идел буе Болгар дәүләтендә булып киткән гарәп географы әл-Гарнати җирле казый Якуб ибне Ногман язган «Болгар тарихы»н укуын искә ала.

Идел буе Болгарында, Алтын Урдада, Казан ханлыгында гаять зур мәдрәсәләр һәм мәктәпләр челтәре була. Мөгаллимнәр һәм шәкертләр үз төбәкләренең тарихы белән тирән кызыксыналар (мәктәп-мәдрәсәләрдә тупланган кулъязма китаплар китапханәләре һәм шул чорларның төбәк тарихы буенча күп кенә башка чыганаклары безнең көннәргә кадәр сакланмаган). Үз халкыңның үткәне турындагы белемнәрне теркәү юлы белән таралган формаларыннан берсе — нәсел шәҗәрәсе. Татар халкы, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң (1552), үткәндәге вакыйгаларны үзе иҗат иткән бәетләр һәм тарихи җырлар («Казан бәете», Сөембикә турындагы җырлар, «Болгар иле кызлары» һ.б.), соңрак, XVII йөздән, тарихи һәм әдәби хезмәтләр (Кадыйргали бәкнең «Җами әт-тәварих», Шәрәфетдин бине Хисаметдиннең «Тәварихы Болгария»се) һ.б. аша күзаллый. М.Г.Худяков язып үткәнчә, «Тәварихы Болгария» хезмәтендә «Казан ханлыгы авылларының атаклы мәктәпләре, мәшһүр мөгаллимнәре һәм имамнары, күренекле галимнәренең каберләре искә алынган озын исемлеге китерелгән».

XVI йөздән башлап, Төбәкчелек белеменең кыйммәтле мәгълүматларын туплауда «җир язулары» — җан башына төшкән салымны исәпләп чыгару өчен шәһәр һәм авыллар тасвирламалары җыелмасы, шулай ук Казан, Зөя, Лаеш шәһәрләренең писцовый кенәгәләре мөһим роль уйный.

Билгесез авторның уйдырма сюжетлары белән бергә Казан ханлыгы һәм аның башкаласының халкы тормышы турында кызыклы күзәтүләрдән торган «Казан патшалыгы тарихы» (кара «Казан елъязмасы») — төбәк тарихына багышланган тәүге хезмәтләрнең берсе.

Россиядә төбәкчелек белеме үсеше

XVIII йөздән башлап Петербург ФА үткәргән академия экспедицияләре төбәкчелек белеме үсешендә фәнни белемнәр буларак мөһим этап булып тора. 1768–1774 елларда алар тарафыннан Россия империясе төбәкләрен, шуларда яшәүче халыкларның хуҗалыгын, көнкүрешен, этнографиясен комплекслы өйрәнү үткәрелә.

Академиклар П.С.Паллас һәм Н.П.Рычков Бөгелмә-Бәләбәй һәм Югары Кама калкулыкларын, әлеге урыннардагы торак пунктларны, татар, башкорт, чуаш, мордваларның тормыш һәм гореф-гадәтләрен тасвирлыйлар.

1767 елда П.И.Рычков (Бөгелмә өязе Спас авылы алпавыты) тарафыннан Санкт-Петербургта «Борынгы һәм урта заманнарда Казан тарихы тәҗрибәсе» («Опыт Казанской истории древних и средних времён») китабы нәшер ителә. Төбәк тарихы турында кыйммәтле мәгълүматлар шулай ук В.Н.Татищев хезмәтләрендә дә китерелә. Козьмодемьянск, Чабаксар һәм Казан шәһәрләренең тасвирламасы академик И.Г.Гмелин тарафыннан төзелә.

Казан төбәген фәнни өйрәнүләр

1758 елда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенә нигез салынганнан соң, 1804 елда Казан университетында Казан төбәген эзлекле рәвештә фәнни өйрәнүләр башланып китә. Университет галимнәре, Болгар шәһәре харәбәләренә барып, борынгы истәлекләрдә археологик тикшеренүләр үткәрәләр, җирле газета-журналларда төбәк турында мәкаләләр бастыралар.

XIX йөзнең 1 нче яртысында Казан төбәген иң актив өйрәнүчеләрнең берсе медицина докторы К.Ф.Фукс була. 1815 елда ул «Казан шәһәренең кыскача тарихы» («Краткая история города Казани») хезмәтен, 1840 елларда «Казан губерна хәбәрләре» («Казанские губернские ведомости») газетасында төбәк халыклары турында мәкаләләр сериясен, 1844 елда «Статистик һәм этнографик җәһәттә Казан татарлары» («Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях») китабын бастыра. Университет укытучылары А.И.Артемьев, Ф.Х.Эрдман, Д.А.Корсаков һ.б. төбәктәге рус булмаган халыкларның үткәне һәм көнкүреше турында язып чыгалар.

«Заволжский Муравей» журналы (1832–1834 елларда басыла), аның нашире һәм мөхәррире, төбәк тарихы һәм истәлекле урыннары буенча күп кенә хезмәтләр авторы М.С.Рыбушкин Төбәкчелек белеме үсешенә җитди өлеш кертәләр. И.А.Износков һәм С.М.Шпилевский зур тарихи-төбәкчелек хезмәтен башкаралар. Износков — Казан һәм Лаеш өязләрендәге торак пунктлар тарихы, Казан губернасындагы мәктәпләр эше үсеше буенча байтак мөһим мәкаләләр авторы. 1878 елда ул «Казан губернасында урнашкан шәһәрләр, курганнар, борынгы торак урыннар һәм аларда очраган табылдыклар турында язмалар»ны («Заметки о городах, курганах и древних жилищах, находящихся в Казанской губернии, и о встречающихся в них находках»), 1885–1895 елларда «Казан губернасындагы торак урыннарның кыскача тасвирламалы исемлеге»н («Список населённых мест Казанской губернии с кратким их описанием») бастыра. 1884 елда Шпилевскийның күләмле «Казан губернасындагы борынгы шәһәрләр һәм башка болгар-татар истәлекләре» («Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии») хезмәте ике чыгарылышта нәшер ителә. Казан губернасы учреждениеләре, халыкның шөгыльләре турында кыйммәтле хәбәрләр, кайбер тарихи мәгълүматлар белешмә басмаларда — Адрес-календарьларда, Казан губернасының Истәлекле китапларында саклана (1840 елдан 1920 гә кадәр басыла).

1870–1880 елларда төбәкчелек белеме эшенә земство хезмәткәрләре, укытучылар һәм табиблар кушыла. 1884 елда «1883 елда Казан губерна земствосы әзерләгән статистик экспедиция хезмәтләре» («Труды статистической экспедиции, снаряжённой в 1883 году Казанским губернским земством») нәшер ителә, аларда Казан губернасындагы Мамадыш, Лаеш, Тәтеш һәм Чистай өязләренең торак пуктлары турында тулы мәгълүматлар урын ала. Укытучы А.Боголюбов 1902 елда Ключище авылы тарихын бастырып чыгара.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан башлап, төбәкчелек белеме буенча тикшеренүләр белән татар зыялылары актив шөгыльләнә башлый. Ш.Мәрҗани хезмәтләре Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә танылу ала.

XIX йөз ахырында төбәкчелек белеме үсешендә Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте һ.б. фәнни җәмгыятьләрнең эшчәнлеге гаять зур роль уйный. «Казан тарихыннан» («Из Казанской истории», 1906), «Казан һәм казанлылар» («Казань и казанцы», вып. 1–2, 1906–07) хезмәтләренең авторы Н.Я.Агафонов һәм «Казан буенча сәфәрдәш» («Служник по Казани», 1895) юлкүрсәткеч ярдәмлеген язган Н.П.Загоскин шул чорның күренекле төбәкне өйрәнүчеләре булалар.

XIX йөз ахырында — XX йөзнең башында Б.П.Денике, П.М.Дульский, К.В.Харламповичның төбәк архитектурасына һәм сәнгатенә багышланган хезмәтләре басылып чыга. Дульскийның «Иске Казан истәлекләре» («Памятники Казанской старины», 1914) китабы җәмәгатьчелектә Төбәкчелек белеменә карата кызыксынуны шактый көчәйтә. П.П.Семёнов-Тян-Шанский редакциясендә «Россиянең тулы географик тасвирламасы»ның («Полное географическое описание России») Идел буе тарихы, мәдәнияте, икътисады һәм табигатенә багышланган 6 нчы томы дөнья күрүе Төбәкчелек белеме үсешендә зур вакыйга була. Төбәкчелек белеме буенча тупланган мәгълүматлар гимназияләрнең уку программасына кертелә. XIX йөз ахырында — XX йөз башында «туган ил белеме» атамасы киң кулланыла башлый. 1910 елда Г.И.Спасскийның «Туган ил белеме буенча очерклар. Казан губернасы» («Очерки по родиноведению. Казанская губерния», 1913 елда кабаттан басыла) хезмәте нәшер ителә, анда төбәк турында киң колачлы тарихи географик очерк тәкъдим ителә, өяз һәм шәһәрләрнең кыскача үзенчәлекле сыйфатлары, административ-территориаль бүленеше тасвирлана, күренекле эшлеклеләр, истәлекле урыннар турында мәгълүматлар бирелә.

Татар халык төбәкчелек белеменең формалашуы

XIX йөздә — XX йөз башында тарих фәне үсеше йогынтысында татар халык төбәкчелек белеменең формалашуы күзәтелә. Татар мәгърифәтчелегенең иң талантлы вәкилләреннән берсе И.Хәлфин ватандашларында төбәктә яшәүчеләрнең үткәннәрен яктыртучы тарихи истәлекләрне җыюга һәм саклауга кызыксыну уятырга омтыла. «Әхвале Чыңгызхан вә Аксак Тимер» хрестоматиясенең (1819) кереш өлешендә ул: «Әлеге өзекләрне бастырганда… мин аларны югалтудан һәм күчереп язганда тәмам бозып күрсәтүдән саклаудан бигрәк, шушы юл белән үзебезнең галимнәребезаводиндәшләребезнең игътибарын моңа кадәр татар милләте тарихындагы алар тарафыннан бөтенләй сакланмаган истәлекле вакыйгалар эзләп табуга һәм танып белүгә юнәлтүне күз алдында тоттым», — дип яза.

Беренче хезмәтләр, башлыча, теге яки бу җирлекнең үсешенә бәйле шәҗәрәләр, мәдрәсәләр һәм мөселман мәхәлләләре тарихын, аерым шәхесләрнең биографияләрен төзегән, халык телендә сакланган риваятьләрне язып калдырган һәвәскәр тарихчыларга карый. «Ильяс мулла атасыннан ишеткәне» дигән әсәр — шуларның берсе, аны В.В.Радлов «Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» («Образцы народной литературы тюркских племён», ч. 4, СПб., 1872) хезмәтенә дә кертә. Радлов шулай ук күп кенә башка төбәкчелек хезмәтләрен бастырып чыгара. Алга таба күп кенә хезмәтләрдә авыллар һәм җирлекләр тарихын төзегәндә шәҗәрәләр төп чыганак булып тора.

Ш.Мәрҗани үзенең хезмәтләрендә шулай ук тупланган бик күп төбәкчелек мәгълүматларыннан, Тенеки авылыннан Габделкәрим улы Зәйнетдин, Олы Кавалдан Дусмөхәммәт улы Сәлимҗан һ.б. хезмәтләреннән (безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән) файдалана.

Татар галиме К.Насыйри беренчеләрдән булып Казан губернасындагы 20 авылның тарихы буенча фәнни-төбәкчелек әсәрен яза (1926 елда басылып чыга). Аның шәкерте Габдрахман Күки шул ук өяздәге Мулла иле авылының бай тарихын төзи.

Риза Фәхретдин «Шура» журналында туган як тарихын тасвирларга өнди. Аның архивында шул чорның төбәкчелек белеме өлкәсендәге иң әһәмиятле хезмәтләрнең берсе — М.Шәмсетдиновның «Түнтәр авылы тарихы» сакланган. XIX йөздә шигъри калыпта иҗат ителгән тарихи әсәрләр, шул исәптән 1823 елда Каргалы авылында чыккан янгын тасвирланган «Тарихи рисалә» (авторы билгесез), 1778–1779 еллардагы крәстияннәр хәрәкәте вакыйгалары теркәлгән «Романовтан бабайлар ниләр күргән?» (авторы — Олы Мәңгәр авылыннан Мәймүнә Шаһиәхмәтова) киң тарала. Татар телендә төбәк тарихы турында беренче тапкыр басылган хезмәт — М.М.Тукаевның «Эстәрлебаш тарихы». Аерым торак пунктлар турындагы әсәрләр арасыннан Ә.Бәрәңгәвинең «Бәрәңге тарихы», М.Сүнчәләйнең «Иске Кышкы тарих»ы (Оренбург, 1911), М.Түнтәринең «Түнтәр авылы тарихы»; И.Динмөхәммәтовның «Әмин авылы тарихы» аеруча кызыксыну уята. Үз хезмәтләрен язганда төбәк белгечләре эпиграфик чыганаклардан, акт документларыннан, кулъязмалардан, халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдаланганнар. Туган як тарихы турында язу традициясен хәзерге заман татар төбәкчеләре дә уңышлы дәвам итәләр. А.Ганиевнең «Ык, Шушма, Чирмешән, Сок һәм Кинел елгалары буенда яшәүче халыкларның тарихы турында очерклар» (1967–1970 елда язылган), Н.Садыйковның «Янбай авылы тарихы» (1968–1969) һ.б. моңа ачык мисал булып тора.

Төбәкчелек җәмгыятьләре

Октябрь революциясеннән соңгы беренче унъеллыкта Төбәкчелек белеме көчле күтәрелеш кичерә. 1921 елның декабрендә Мәскәүдә РСФСР Халык мәгарифе комиссариатының Академүзәге чакырган җирле төбәкләрне өйрәнүче фәнни җәмгыятьләрнең 1 нче конференциясе була. Анда төбәкчелек җәмгыятьләренең типлаштырылган Уставы кабул ителә, төбәкчелек белеме бюросы сайлана, төбәкчелек белемен университетларда һәм педагогия институтларда укыту зарурлыгы турында мәсьәлә куела; шулай ук төбәкчелек белемен оештыру буенча бердәм җитәкчелек үзәге төзү теләге әйтелә.

1922 елның гыйнварында Россия ФА карары белән төбәкчелек белеме Үзәк бюросы оештырыла. Аның составына — ТАССРдан профессорлар М.Э.Ноинский һәм К.В.Харлампович, 1924 елда Н.И.Воробьёв кертелә. 1920 еллар уртасында республикада 20 дән артык төбәкне өйрәнү җәмгыяте эшли. Аларның эшчәнлеген координацияләүдә Академик үзәк, Татар халкын өйрәнү гыйлеме фәнни җәмгыяте, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы мөһим роль уйный. Төбәкчелек хәрәкәте белән Н.И.Воробьёв, Г.Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, В.М.Смолин, Н.Н.Фирсов, М.Г.Худяков, Е.И.Чернышёв һ.б. җитәкчелек итә.

1925 елның май–июнендә 1 нче республика төбәкчелек конференциясе үткәрелә. Төбәкчелек ячейкалары һәм бюролары шулай ук Зөя, Тәтеш, Чистай һ.б. шәһәрләрдә эшли. 1927 елның февралендә ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты коллегиясе «Татар Халык мәгарифе комиссариаты Академүзәге каршындагы төбәкчелек бюросының кантоннардагы һәм волостьлардагы төбәкчелек ячейкалары һәм бюролары турындагы төп кагыйдәләр»не раслый. Төбәкчеләр алдына архитектура истәлекләрен һәм тарихи ядкәрләрне ачыклау һәм саклау, авыллар һәм шәһәрләр тарихын өйрәнү бурычы куела.

Төбәкне өйрәнүчеләр еш кына район музейлары тирәсендә берләшәләр яки аларның оештырылуына ярдәм итәләр. 1920 елда укытучы Н.К.Енгурин башлангычында Тәтеш музее төзелә (1927–1930 да музей тарафыннан «Тәтеш музее язмалары» («Записки Тетюшского музея») журналы чыгарыла; Чистай музее 1921 елда, шулай ук төбәк белгечләренең актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә, аның оештырылуында авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы А.К.Буличның роле зур. Төбәкне өйрәнүчеләр Алабуга (1920), Зөя (1921) һ.б. шәһәрләрдә музейлар оештыралар.

1928 дә, ТАССР ХКС карарына туры китереп, республикада Төбәкчелек белеме бюросы урынына төбәкчелек хәрәкәте үзәге буларак Татарстанны өйрәнү җәмгыяте төзелә. Җәмгыять эшчәнлеге белән төрле секцияләрдән торган Үзәк совет җитәкчелек итә. Төбәк тарихын өйрәнү мәдәният һәм көнкүреш секциясе колачлаган мәсьәләләр эченә кертелә. Җәмгыять әгъзалары төбәкчелек белеме буенча библиография эшләрен алып баралар, күргәзмәләр оештыруда катнашалар. Җәмгыять төбәкне өйрәнү эшенә шулай ук укучы яшьләрне җәлеп итүгә зур әһәмият бирә. Җәмгыять составында Н.С.Надиев һәм Н.Ф.Калинин җитәкчелегендә студентлар бюросы һәм мәктәпләр Төбәкчелек белеме секциясе оештырыла. Мәктәп секциясе алдына укытучыга ярдәмгә материаллар җыю, методик хатлар, кулланмалар бастыру, мәктәпләрдә төбәкне өйрәнү музейлары яки кабинетлары, төбәкне өйрәнү түгәрәкләре оештыру, төбәкчелек эшчәнлегенә халык мәгарифе хезмәткәрләрен җәлеп итү бурычы куела. Секция шулай ук республикада мәктәпләрдәге төбәкне өйрәнү түгәрәкләрен һәм оешмаларын барлау эшен алып бара.

Академик үзәкләр бетерелгәннән һәм РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты структуралары үзгәртеп корылганнан соң, төбәкне өйрәнү функцияләре баш музейларга тапшырыла. ТАССРда алар ТАССРның Үзәк музеена (хәзер ТР Милли музее) йөкләнә. 1930 елларда төбәкчелек хәрәкәте сүрелә башлый. Тарихи чынбарлыктан аерылмаган революцион хәрәкәт белән тыгыз бәйләнгән конкрет вакыйгаларны өйрәнү зарурлыгы турындагы фикер өстенлек итә. 1928 елның мартында 1 нче Бөтенсоюз марксистик-ленинчыл фәнни-тикшеренү учреждениеләре конференциясендә төбәкчеләрнең игътибарын хәзерге заман тарихы проблемаларына юнәлтү теләге әйтелә. 1930 елның февралендә Коммунистик академия Президиумы П.Г.Смидович җитәкчелегендәге төбәкчеләр секциясе бюросын раслый. Шул ук елдан «Советское краеведение» журналы чыга башлый. 1931 елда Коммунистик академиянең төбәкчеләр секциясе җирлегендә Төбәкче-марксистлар җәмгыяте оештырыла. 4 нче Бөтенроссия төбәкчеләр конференциясендә төбәкче оешмалар челтәрен үзгәртеп кору турында карар кабул ителә. РСФСР ХКСның 1937 елда кабул ителгән «Төбәкчелек эшләрен үзәктә һәм урыннарда үзгәртеп кору турында» карарында «төбәкчеләрнең Үзәк һәм җирле бюроларының алга таба яшәүләре максатка яраксыз» дип табыла һәм Халык мәгарифе комиссариатына әлеге оешмаларны ябарга күрсәтмә бирелә. Шуның белән бәйле барлык өлкә җәмгыятьләре ябыла; Татарстанны өйрәнү җәмгыяте, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлеге туктатыла. Күп кенә танылган төбәкчеләр репрессияләнә. Алмашка заводларда, фабрикаларда, колхозларда, учреждениеләрдә, мәктәпләрдә төбәкчелек ячейкалары челтәре оештырыла; алар белән район һәм республика бюролары җитәкчелек итә. Ул елларда төбәкчелек белеме алдына аны культура революциясе коралына әйләндерү бурычы куела. Төбәкчелек эше белән җитәкчелек итү Халык мәгарифе комиссариатына тапшырыла. Бу, башлыча, мәктәп төбәкчелек белеменең алга таба үсешенә шартлар тудыра.

Бөек Ватан сугышыннан соң төбәкчелек белемен җанландырырга тырышу күзәтелә. 1946 елның октябрендә, ТАССР МС карарына туры китереп, ТАССР Дәүләт музее каршында Татарстанның төбәкчелек белеме җәмгыяте төзелә. 1946–1947 елларда республиканың 10 районында җәмгыятьнең филиаллары ачыла һәм мөхбир әгъзалар челтәре оештырыла. 1947 елның октябрендә Октябрь революциясенең 30-еллыгына багышланган фәнни-төбәкчелек конференциясе үткәрелә; шулай ук конференцияләр Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендә уздырыла. Җәмгыять эшендә В.И.Баранов, Н.И.Воробьёв, В.М.Горохов, Г.Х.Гыймади, композитор Н.Г.Җиһанов һ.б. катнаша. Бер үк вакытта төбәкчелек белемен мәктәп укучылары арасында популярлаштыруга йөз тоткан яшь төбәкчеләрнең «Идел» («Волга») җәмгыяте төзелә. КПССның 20 нче съездыннан соң (1956) җәмәгатьчелекнең төбәкчелек белеменә карата кызыксынуы арта.

Илдә төрле төбәкчелек оешмалары һәм берләшмәләре: төбәкчеләр, «кызыл эзтабарлар» клублары, революция, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары ветераннары секцияләре төзелә башлый; мәсәлән, укытучы С.Х.Әхмәтшин башлангычы белән Елхово авылы тарихы музее ачыла. 1966 елда төп бурычы барлык төр ядкәрләрне өйрәнү, саклау һәм пропагандалауда дәүләткә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклау җәмгыяте оештырыла. Җәмгыятьнең филиалы ТАССРда да эшли. Бу елларда төбәкчелек белеме проблемаларын Казан педагогия институты укытучылары Е.Г.Бушканец, К.Р.Синицына һ.б., КДУның Фәнни китапханә хезмәткәрләре В.В.Аристов, Н.В.Ермолаева актив һәм тирәнтен өйрәнәләр.

1986 елда Чаллы, Алабуга, Менделеев, Түбән Кама шәһәрләре төбәкчеләре төркеме башлангычы белән Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама буе тарихы, географиясе, икътисады, мәдәнияте буенча күпсанлы мәкаләләр авторы А.Г.Дубровский җитәкчелегендәге «Түбән Кама» төбәкчелек җәмгыяте оештырыла. КамАЗ, күрсәтелгән шәһәрләр һ.б. тарихы буенча китаплар, брошюралар һ.б. язмалар сериясе: Чаллы тарихы буенча В.В.Николаевның «Башлангыч чорга мөрәҗәгать» («Обращение к истокам»), А.Г.Дубровский һәм Б.А.Канеевның «КамАЗ эпохасы» («Эпоха КамАЗа») (Чаллы, 2005) һ.б. хезмәтләр басылып чыга. Даими рәвештә фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә, аларның материаллары басыла (мәсәлән, «Төбәкчеләр таләп ителә…», Чаллы, 2004). Җәмгыять төбәкчелек белеме буенча ел саен уздырыла торган мәктәп укытучылары олимпиадаларын үткәрүдә катнаша. Хәзерге төбәкчелек тикшеренүләрендә тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне, торак пунктларны, туган як тарихын өйрәнү һәм саклау мөһим урын алып тора.

Энтузиаст-укытучы В.С.Малахов озак еллар Зәй төбәге тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә; 1994 елда «Зәй энциклопедиясе»н бастырып чыгара. Алабуга педагогия институты укытучысы В.А.Ендиряков Казан губернасының Чистай өязе Егорка волосте тарихын (XVII йөз уртасыннан алып, 1930 елга кадәр) өйрәнә һәм 1994 елда шул исемдәге кулланма әсбап бастырып чыгара. Педагог, халык сәнгате һәм фольклор әсәрләрен туплаучы М.Г.Газыймов Яңа Чишмә районының Зирекле авылында халык иҗаты һәм көнкүреше музеена нигез сала (1992).

ТРның күп кенә район җитәкчеләре башлангычы белән, үз районнарының тарихын язу өчен, җирле төбәкчеләрдән, фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортларыннан чакырылган белгечләрдән иҗат төркемнәре оештырыла. «Арча төбәге тарихы = История Арского края» (1996), «Лаеш төбәге тарихы» («История Лаишевского края», 1997), «Әлмәт төбәге тарихыннан» («Из истории Альметьевского региона», 1999), «Татарстан Республикасының Биектау районы тарихы турында очерклар» («Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан», 1999), «Азнакай тамчылары» (2000), «Алексеев районы: тарих һәм хәзерге заман» («Алексеевский район: история и современность», 2000), «Саба районы. Рәхим итегез! Сабинский район. Добро пожаловать!», «Саба районы — 70 ел», «Сарман районы энциклопедиясе» (2000), «Әгерҗе районы торак пунктлары тарихы» («История населённых пунктов Агрызского района», 2003), «Идел буенда бер шәһәр бар… (Татарстанның Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының үткәне һәм хәзергесеннән)» («Есть на Волге городок… (Из прошлого и настоящего города Тетюши и Тетюшского района Татарстана), 2004), «Без — иделлеләр! Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районының үткәне һәм хәзергесеннән» («Мы — волжане! Из прошлого и настоящего города Зеленодольска и Зеленодольского района Республики Татарстан», 2005), «Балтач энциклопедиясе» (2006), «Чаллы шәһәре энциклопедиясе» («Энциклопедия города Набережные Челны», 2007), «Апас тарихи-төбәкчелек энциклопедиясе» («Апастовская историко-краеведческая энциклопедия», 1–3 т., 2013), «Болгар шәһәре һәм Спас  районы энциклопедиясе» («Энцик­лопедия города Булгар и Спасского района», 2014; 2 нче басма, 2016), «Актанышым — ак илем» (2010) һ.б. хезмәтләр басыла. Аерым торак пунктлар тарихы буенча байтак хезмәтләр языла. К.Ш.Сираҗетдиновның «Яңа Болгар авылы тарихы» (2001), К.С.Миңнебаев һәм З.З.Алимовның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы тарихына багышланган «Чынлы чишмәләре» (2002), төбәк тарихчысы Й.Й.Йосыпов Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнары торак пунктлары тарихы буенча күп кенә хезмәтләр бастырып чыгара: «Бикбау авылы (авыл тарихына бер караш)» (2001), «Дәвегем — дәү илем» (2002), «Колморза — морзалар ягы» (2003); Җ.Г.Рәхимовның Лениногрск районы торак пунктлары турында «Шугур — край сокровищ — Шөгер төбәге — хәзинәләр чишмәсе» (1997), В.А.Архиповның Яшел Үзән районының Осиново авылы тарихы буенча «Осиново сәхифәләре» (2002), Н.С.Фроловның «Чирмешән Кирмәне авылы (XVII–XIX гасырлар). Тарихи очерклар» («Село Черемшанская Крепость (XVII–XIX века). Исторические очерки», 2002), Б.Ш.Зыятдиновның — «Мәгърифәтле Таузар иле» (2004), «Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!» (2006), «Себер юлы буйлап: Карадуган, Арбаш авыллары тарихыннан» (2010),  И.Х.Хәлиуллинның «Яңа Тинчәле таңы» (2006), «Килдураз: заман һәм кеше» (2018), И.Ә.Кыямовның «Кара Чишмә карьясе» (2017) хезмәтләре дөнья күрә. Түбән Камадан укытучы Г.Ш.Вәлиев Тукай районы Күзкәй авылы һәм мәктәбе тарихы буенча берничә китап: «Авылым адымнары» (Түбән Кама, 1996), «Яшьлегем сәхифәләре» (Түбән Кама, 1998), «Күзкәй мәктәбе (1946–2000 еллар)» (Түбән Кама, 2004) һ.б. әсәрләр бастыра.

Казандагы ТРның Милли музее, А.М.Горький әдәби-мемориаль музее, Е.А.Боратынский әдәби музее, республика шәһәрләре һәм авылларында төзелгән төбәкчелек музейлары зур эш алып баралар. Алар төбәкчелек укулары, «түгәрәк өстәлләр», күргәзмәләр үткәрәләр, фәнни-методик әсбаплар, төбәкчелек материаллары җыентыклары, «Татарстан Республикасының Милли музее». Еллык басма («Национальный музей Республики Татарстан». Ежегодник, 1995 тән), «Менделеев музее хәбәре» («Менделеевский музейный вестник») (Менделеев шәһәренең төбәкчелек музее, 2000 нән) журналларын, һ.б.ны бастыралар. Республикада төбәкчелек үсешенә Казанның һәм Алабуга шәһәренә нигез салынуның мең еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү этәргеч бирә. Казанда төбәкчелек эше белән Р.Х.Бикбулатов, Л.И.Девятых, Б.Г.Ерунов, Л.М.Жаржевский һ.б. нәтиҗәле шөгыльләнәләр.

Фәнни төбәкчелек белеме үсеше

Соңгы унъеллыкта шулай ук фәнни төбәкчелек белеме киң үсеш ала. 1989 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы һәм Тел, әдәбият һәм тарих институты белән төзелгән «Ядкәрләр җыентыгы» бүлеге галимнәре коллективы белән Татарстан тарихы һәм мәдәнияте ядкәрләрен ачыклау һәм өйрәнү буенча зур тикшеренү эшләре үткәрелә, «Татарстан Республикасы: тарих һәм мәдәният ядкәрләре. Каталог-белешмә» («Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог — справочник», 1993), «Татарстан республикасы: Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте ядкәрләре (XVIII йөз ахыры — XX йөз башы)» («Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков)», 1995), «Татарстан Республикасы: Православие ядкәрләре (XVI йөз уртасы — XX йөз башы)» («Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI — начало XX веков)», 1998), «Татарстан Республикасының тарихы һәм мәдәнияте ядкәрләре җыентыгы, 1 том. Административ районнар» («Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан, Т.1. Административные районы»), 1999) китаплары һ.б. басылып чыга. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары тарихы буенча тикшеренү эшләренең шактый зур күләмен «Әлмәтнефть» НГДУы каршында төзелгән «Әлмәт энциклопедиясе» галимнәре коллективы башкара (1995–2006). «Әлмәт төбәге тарихыннан» («Из истории Альметьевского региона») махсус сериясе, «Әлмәт-Альметьевск» хезмәте (2003) һ.б. алар тарафыннан нәшер ителә. ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты авторлары коллективы 1997 елда географик халәт, административ урнашу, барлыкка килү вакыты, халык исәбе һәм милли состав, мәдәният учреждениеләре һ.б. турында белешмәләр бирелгән «Татарстан Республикасының торак пуктлары» (Населённые пункты Республики Татарстан») китабын бастыра; шулай ук Р.В.Шәйдуллин, Б.И.Сибгатов, Л.М.Сахавованың «Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары» («Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан», 2016) китабы нәшер ителә. Хәзерге заман шартларында, халыкның милли үзаңын формалаштыруда мөһим фактор буларак,

Төбәкчелек белеменең өлеше даими рәвештә арта, мәктәп программасына кертелә, бик күп урта махсус һәм югары уку йортларында укытыла (Казан федераль университеты, Казан мәдәният институты һ.б.). 

Әдәбият 

Синицына К.Р. Историческое краеведение. К., 1983; 

Милонов Н.А. Литературное краеведение. М., 1985; 

Филимонов С.Б. Краеведение и документальные памятники (1917–1929 гг.). М., 1989; 

Шайхиев Р.А. Татарская народно-краеведческая литература XIX — XX вв. К., 1990; 

Шмидт С.О. Краеведение и документальные памятники. Тверь, 1992; 

Галлямов Р.Ф. История села Параньга Ахмеда Бараньгави как оригинальный образец татарской народно-краеведческой литературы нач. XX в. // Источники и проблемы источниковедения истории Марий Эл: Сб. статей. Йошкар-Ола, 1997; 

История Казанского университета. К., 2004; Сабирзянов Г.С. Историческое краеведение и региональная энциклопедистика в Татарстане // Краеведение в России: История. Современное состояние. Перспективы развития: Сб. статей. М., 2004.

Авторлар — Г.С.Сабирҗанов, А.В.Гарзавина, Л.М.Айнетдинова