Эчтәлек

Аның башында торучы — Мөхәммәт Кушаев, йомышлы татар. Бакалея товарлары белән сәүдә итә, фирмасы 1832 елдан билгеле.

Эшен балалары дәвам итә: Мортаза Мөхәммәт улы (1790–1877), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре һәм Ибәтулла Мөхәммәт улы (1822–1882); аларның вафатыннан соң — Габдерахман Габдулла улы К. (1862–1917 елдан соң), 2 нче гильдия сәүдәгәр, шәхси мактаулы граждан. 1909–1913 елларда Казан шәһәр думасы гласные. Казан шәһәр җәмәгать банкы идарәсе әгъзасы, Казанның 1 нче җамигъ мәчете һәм «Мәрҗания» мәдрәсәсенең җәмәгать идарәчесе. Беренче бөтендөнья сугышы елларында яралылар өчен госпиталь оештыруда катнаша. Актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге алып барган өчен Станислав һәм Владимир тасмалы ике көмеш «Тырышлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1994.