- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (15.2.1944, 5.4.1944, 10.4.1945), кече лейтенант (1946)
1920 елның 15 сентябре, хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Зур Труев авылы — 1992 елның 5 гыйнвары, шунда ук.
Туган авылында тракторчы булып эшли.
1940 елдан Кызыл Армия сафларында.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1433 нче үзйөрешле артиллерия полкы отделениесе туп төзәүчесе (4 нче танк армиясе 6 нчы гвардия механика корпусы, 59 нчы армиянең 120 нче укчы дивизиясе). Ленинград һәм 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Ленинградны саклауда (1941–1944), Польшаны азат итү сугышларында, Берлин һәм Прага һөҗүм операцияләрендә (икесе дә – 1945) катнаша.
1944 елның 28 гыйнварында Высоко-Ключевое торак пункты (Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәреннән 10 км көньяктарак) янындагы, 1944 елның 15 мартында Вайвара-Кирин торак пункты (Нарва шәһәреннән 16 км көнбатыштарак) тирәсендәге сугышларда батырлык күрсәтә: җимерелгән танкны дошман уты астында алып чыгып, яраланган экипаж әгъзаларын коткара.
1945 елның 15 гыйнварында Пословице торак пункты (Польша, Кельце шәһәреннән 6 км төньяк-көнбатыштарак) тирәсендә барган сугышта иптәшләре белән дошманның 2 контрһөҗүмен кире кайтара, танкын яндыра.
1946 елдан запаста, совхозда эшли.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Кн. 1;
И родом они пензенские. Саратов-Пенза, 1968;
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор — В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.