Чыгу урыны һәм вакыты

1907 елның 15 апреленнән 22 маена кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 3 саны чыга.

Җаваплы мөхәррире – А.Дашкин, нашире – А.Хаҗиев.

Юнәлеше

«Ислах» татарларның берләшүе, субэтносларга (Әстерхан, Себер, Казан һәм башка татарларга) бүленүенә юл куймау идеясен яклый.

Дәүләт Думасын таратуга, патша хөкүмәтенең колониаль сәясәтенә, православие миссионерларының кысрыклавына каршы чыга. Дини фанатизмны тәнкыйтьли, татарлар җәмгыятендәге торгынлык күренешләренә каршы чыга, фән, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен күтәрә.

Дәүләт Думасы эшчәнлеген, эчке һәм тышкы сәясәт яңалыкларын, дөньяви һәм дини белем бирү торышын һәм башка мәсьәләләрне яктырта.

Шактый материаллар Әстерхандагы «Шураи ислам» җәмгыяте, «Борһане тәрәкъкый» газетасы, «Дар әл-әдәб» мәктәбе эшләрен яктыртуга багышлана. «Укучылар хатлары» дигән даими рубрикасы була.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.Ә.Хасавнех