Биографиясе

1906 елның 11 мае, Вильно губернасы Вильно шәһәре – 1984 елның 3 октябре, Казан.

1913–1917 елларда Минск, Владимир, Арзамас, Сембер, Уфа гимназияләрендә укый. 1918 елдан Казанда.

1923–1936 елларда пионер һәм комсомол хәрәкәте эшлеклеләренең берсе, журналист; «Кызыл таң» электр станциясе эшчеләре клубы мөдире, «За Ильичом» газетасы редакторы, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты бюросы рәисе урынбасары, Үзәк пионерлар клубы директоры, ТАССР Мәгариф халык комиссариатының мәктәпләр секторы инспекторы, «Красная Татария» газетасы редакциясенең мәдәният бүлеге мөдире. 1937 елдан ТАССР Дәүләт музееның гыйльми сәркәтибе, 1941–1978 елларда директоры, 1978 елдан Халыкара музейлар советы әгъзасы.

В.М.Дьяконов эшләгән елларда музей коллекцияләре тулыландырыла (500 мең саклау берәмлегенә кадәр), экспозиция мәйданы 5 мең м² га кадәр киңәйтелә. 1960 елларда музейга ел саен 300 меңләп кеше йөри. В.М.Дьяконов музей эшчәнлегенә А.П.Смирнов, Н.И.Воробьёв, В.В.Егерев, П.М.Дульский, Е.И.Устюжанин, Г.Н.Вульфсон һәм башка күренекле галимнәрне җәлеп итә.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

1966 елдан Татарстан Республикасының Милли музеенда ел саен музей эшен үстерүгә өлеш керткән галимнәргә багышланган В.М.Дьяконов укулары үткәрелә.

Хезмәтләре

60 лет музея. Казань, 1955;

Опыт собирательской работы. Казань, 1957;

Жизнь и музей. Казань, 1963;

Первый костёр. Казань, 1966;

Поиски, встречи, находки. Казань, 1977.                   

Автор– Е.И.Карташёва