Биографиясе

1936 елның 3 сентябре, Әтнә районы Олы Бәрәзә авылы – 2022 елның 27 феврале, Казан.

Башкорт университетын (1967), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1976) тәмамлый.

1957 елдан Уфа шәһәрендә яши: Агыйдел елга пароходчылыгында (1957–1960), «Кызыл таң» газетасында (1961–1967) эшли.

1968 елдан Казанда. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә (1968–1974), Татарстан китап нәшриятында (1976–1987).

1987 елдан Казан университетында (1998 елдан профессор).

Фәнни эшчәнлеге

Вакытлы матбугатта хезмәт кешеләре турында очерклар, мәкаләләр, репортажлар белән чыгышлар ясый. 1987 елдан Казан университетында.

Хезмәтләре массакүләм аралашуда татар сөйләм системасы функциясенә, социолингвистикага карый. «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлекчә» («Краткий русско-татарский общественно-политический словарь», 1995), «Дәүләт-идарә аппараты һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлекчә» («Русско-татарский словарь-минимум для работников государственно-управленческого аппарата и общественных организаций», 2001) басмаларын төзүче.

Журналистика теориясенә (риторика, очерк, эссе) караган дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы. «Өмет» (1977), «Ул кабызган маяклар» (1980; рус теленә тәрҗемәсе «Маяки, зажжённые Ильичом», 1987; Х.Ямашев исемендәге бүләк, 1981); «Мәхәббәт хакы» (1986), «Бер карадым ...» (1989) дип аталган хикәя һәм повесть җыентыкларын бастыра.

Хезмәтләре

Уем – тел очында. Казан, 1995.

И туган тел... Казан, 1998.

Ярдәмең берлән синең... Казан, 2009.

Татар социолингвистикасы хәрәкәттә. Казан, 2011.

Татарча әдәби редакцияләү. Казан, 2013.

Татарская речь. Казань, 2002.