- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1980), профессор (1984), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)
1927 елның 13 декабре, Мәскәү өлкәсенең Реутово поселогы — 2005 елның 28 марты, Казан.
1953 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли: Математика һәм механика институтында җир асты гидромеханикасы бүлеге мөдире (1968–1983), механика-математика факультеты деканы (1962–1965), аэрогидромеханика кафедрасы мөдире (1983–1994).
Хезмәтләре җир асты гидромеханикасына, нәсызыкча һәм релаксацион фильтрлау теорияләренә карый. Молокович хәрәкәт итүче сыеклыкның күзәнәкчел тирәлектә үз-үзен тотышын исәпкә алган тигезсез фильтрлау модельләрен тәкдим итә, бу модельләрнең тикшерелә торган скважина тирәсендәге фильтрлау параметрларын билгеләү өчен кулланылу мөмкинлеген күрсәтә.
Основы теории релаксационной фильтрации. К., 1987 (автордаш);
Выработка трещиновато-пористого коллектора нестационарным дренированием. К., 2000 (автордаш);
Пьезометрия окрестности скважины. К., 2000 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.